Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш районы барысын таң калдырды

Казан сабантуен оештыручылар аның масштаблы булуы белән аерылып торалар. Быел башкала Сабантуен чит ил кунаклары һәм Евразия җирле хакимиятләре конгрессына килүчеләр катнаша алырлык итеп Су төрләре буенча дөнья чемпионаты үткән көннәргә күчерделәр. Үзәк мәйданда унбер ишегалды җиһазланган. Татарстанның һәр районы кунакларны үз гореф - гадәтләрен, байлыгын күрсәтеп шаккатырырга булды. Һәр...

Казан сабантуен оештыручылар аның масштаблы булуы белән аерылып торалар. Быел башкала Сабантуен чит ил кунаклары һәм Евразия җирле хакимиятләре конгрессына килүчеләр катнаша алырлык итеп Су төрләре буенча дөнья чемпионаты үткән көннәргә күчерделәр.

Үзәк мәйданда унбер ишегалды җиһазланган. Татарстанның һәр районы кунакларны үз гореф - гадәтләрен, байлыгын күрсәтеп шаккатырырга булды.

Һәр ишегалдында музей почмаклары эшләде, аларда борынгы әйберләр: бишекләр, каба, савыт-саба һәм башка йорт кирәк-яраклары урын алган. Күбесе бабаларыбыз кулы белән эшләнгән. Чүлмәкчеләр, тимерчеләр, тукучылар, тегермәнчеләр һәм башка һөнәрчеләр кунакларга үз һөнәрләрен күрсәтү, аңа җәлеп итү өчен осталык сәгатьләре үткәрделәр.

Мәсәлән, Мамадыш районы ишегалдында үзеңне агачтан уеп ясаучы ролендә сынап карарга була иде. Оста Владимир Антропов теләге булган һәр кешене моңа өйрәтергә әзер. Менә 35 ел инде ул җансыз агач кисәкләренә "Җан" өрә - артык көч куймыйча тиз арада булачак әйбергә форма бирә. Бар ишегалды аның агачтан эшләнгән зур скульптуралары белән бизәлгән.

Һәр ишегалдында үзләренә генә хас тәм-томнарның исәбе юк: һәр хуҗа алар белән кунакларны сыйларга әзер.Лаеш ишегалдында республика Лидеры һәм Кырым республикасы башлыгы вазифаларын башкаручы Сергей Аксеновны район башлыгы Михаил Афанасьев каршы алды.

Безнең район бар кешене шаккатырды. Барысы диңгез тематикасында эшләнгән: фонтоннары булган бассейн, суда балыклар йөзә, "яблочко" биюче балалар тельняшкаларда һәм матроскаларда... Ерактан бу зур корабльнең киң ап-ак палубасын хәтерләтә. Ишегалдының сул ягында балыкчы өе, анда җиде төрле балыктан шулпа пешә. Мәскәүдән килгән "Вулкан" байкерлар командасы Лаеш балык заводы тәкъдим иткән нигъмәтләрне читләтеп үтмәде. Алар кипкән, ысланган балык алып юлларын дәвам иттеләр...

Лаеш куасын эчүчеләрдән чират барлыкка килде. Ул Нигерия кунакларына аеруча ошады, башта ул аларга кока-коланы хәтерләтте.

Олы кунаклар борынгы уен - "городки" уйнап алдылар. Тимерчелектә Сергей Аксенов, Денис Кривоносов белән "Сабантуй" һәм "Лаеш районы", -дип язылган тәңкәләр чүкеде һәм үзенә истәлеккә алды.

Татар Янтыгы авылының гармунчылар триосы олы кунаклар игътибарын җәлеп итте. Трио солисты Дамир Хәмидуллин Татарстан Лидерына үз гармунын бүләк итте.

...Бар ишегалларын йөреп чыккач алар бәйрәмне ачу өчен мәйданга юл алдылар.

-Безнең өчен, татарстанлылар өчен, кунак-иң зур кеше. Шуңа күрә без иң зур Сабантуен күчердек. Безнең илдә булган дуслык һәм бердәмлек, иминлекне бар дөньяга күрсәтергә телибез,- диде Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, шул ук вакытта бүген республикада 170 тән артык милләт вәкиле яшәвен искәртеп үтте.

Корнел Маркулеску да Сабантуйда чыгыш ясады. FINA башкаручы директоры, әлегә татарча белмәвен әйтте һәм Су төрләре буенча чемпионат үткәрүдә ярдәме өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде, аның яхшы булуына басым ясады.

-Элек мин Сабантуй булуы хакында белми идем. Хәзер Татарстанның төрле төбәкләрендә булган гореф-гадәтләрне күрдем. Рөстәм Миңнеханов миңа сезнең республикада булган бар яхшы нәрсәне күрергә була диде. Мин бу бәйрәмне бернәрсә белән дә чагыштыра алмыйм - аның мәдәният һәм спорт планында үз үзенчәлеге. Монда фантастик атмосфера! - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево