Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лебедева урамы бәйрәменә чакыралар

Районда ТИҮ (территориаль иҗтимагый үзидарә) инициативасы белән оештырылучы урам бәйрәмнәре гадәткә керде. Җиңү көне алдыннан үтәчәк чираттагы тантана бу юлы Лебедева урамына һәм анда яшәүчеләргә багышлана. Ул сишәмбе көнне, 3 майда 13 сәгатьтә яңа "Магнит" кибете янындагы мәйданда үткәрелә. Программада - тыл хезмәтчәннәрен һәм ветераннарны хөрмәтләү, концерт, уен программасы. Алып...

Районда ТИҮ (территориаль иҗтимагый үзидарә) инициативасы белән оештырылучы урам бәйрәмнәре гадәткә керде.

Җиңү көне алдыннан үтәчәк чираттагы тантана бу юлы Лебедева урамына һәм анда яшәүчеләргә багышлана. Ул сишәмбе көнне, 3 майда 13 сәгатьтә яңа "Магнит" кибете янындагы мәйданда үткәрелә. Программада - тыл хезмәтчәннәрен һәм ветераннарны хөрмәтләү, концерт, уен программасы. Алып баручы - Вера Баннова.

Бәйрәмдә шулай ук 2016 елның икенче ярты елы өчен "Кама ягы"на язу оештырыла. Аның бәясе "Россия почтасы" китергәндә 612 сум. Альтернатив язылу (редакцион) 306 сумга төшәчәк.

Урам бәйрәменә килегез, көндәлек мәшәкатьләрдән ял итегез. Без сезнең белән очрашуга шат!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево праздник улицы