Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәктәпкә әзерләнәбез

Җәйге җылы көннәргә шатланырга да өлгермәдек, инде беренче сентябрь якынлаша. Ә аның белән - мәктәп формасы һәм башка уку кирәк-яраклары эзләп кибетләргә йөрү. Беренче сыйныфка әзерләнү - мәшәкатьле һәм кыйммәтле шөгыль. Беренче сыйныфка баручы балаларның әти-әниләренә бирелүче исемлек шактый озын. Безнең хәбәрчебез булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре белән очрашты һәм...

Җәйге җылы көннәргә шатланырга да өлгермәдек, инде беренче сентябрь якынлаша. Ә аның белән - мәктәп формасы һәм башка уку кирәк-яраклары эзләп кибетләргә йөрү. Беренче сыйныфка әзерләнү - мәшәкатьле һәм кыйммәтле шөгыль. Беренче сыйныфка баручы балаларның әти-әниләренә бирелүче исемлек шактый озын.

Безнең хәбәрчебез булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре белән очрашты һәм аларга: "Баланы мәктәпкә җыйнау күпмегә төшә?" дигән сорау бирде.

Надежда С.

-Балалар бакчасыннан соң безнең бераз канцелярия әйберләре калган иде: альбомнар, карандашлар, пластилин, буяулар. Әмма җәй буена улыбыз аларны "эшкә җикте": ул рәсем ясарга, кәгазьдән фигуралар ябыштырырга, пластилиннан сыннар эшләргә ярата. Шуңа күрә барысын да яңадан алырга кирәк. Ә җәй дәвамында улыбызның буйга үсеп китүен әйтмим дә инде. Ручка-дәфтәр-бетергеч-папкалардан тыш җитдирәк әйберләр дә таләп ителә: аяк киемнәре, чалбар, спорт костюмы, күлмәкләр. Бер сүз белән әйткәндә, барлык өс киемен яңартырга кирәк. Ирем белән исәпләп карадык: барысына бергә 23-25 мең сум тирәсе кирәк булачак.

Гүзәл Ф.

-Безгә сатып алырга кирәкле әйберләр исемлеген бирделәр. Бу шимбәдә Казанга бардык, чөнки анда арзанрак та, сайлау мөмкинлеге дә зуррак. Беренче чиратта мәктәп формасы сайладык - ике меңгә төште. Аннан соң блузкалар, водолазкалар, колготкалар, оекбашлар, бантиклар һәм башкалар... Кем кыз үстерә, ул безне аңлар. Яңа мәктәп сумкасына пластилин, картон, төсле кәгазь һәм башка канцтовар тутырдык. Дәфтәрләр һәм альбомнар анда сыймады. Тагын аяк киемнәре, җиңел куртка алдык. Кибеткә бер баруга 10 мең сум акча бетердек. Һәм бу әле исемлектә язылганнарның барысы да түгел. Чаңгы һәм җылы киемнәрне кышка таба алырбыз.

Светлана С.

-Мин инде өченче баламны беренче сыйныфка җибәрәм. Шуңа күрә алданрак әзерләнә башларга кирәген беләм. Август азагында мәктәп кирәк-яраклары базарларында чып-чын ыгы-зыгы. Ә мин әйберләрне ашыкмыйча сайларга яратам. Аннан соң берьюлы бөтенесен алгандагы кебек кыйммәткә дә чыкмый. Әмма барыбер туганнар ярдәменнән башка булдыра алмыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев