Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар йортында тәрбияләнүчеләр Сочида онытылмас ике атна вакыт үткәрәчәкләр

Сишәмбе көнне Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең бер төркеме директор Рузалия Вәлиуллина һәм физкультура укытучысы Марина Гайнетдинова озатуында кышкы паралимпия уеннары-2014кә, Сочига китте.

"Олимпиада бар кеше өчен" Бөтенроссия акциясе кысаларында онытылмаслык вакыйганы үз күзләрең белән күрү мөмкинлеген гомумроссия "Народный фронт "За Россию" җәмәгать хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге һәм гомумроссия "Деловая Россия" җәмәгать оешмасының Татарстан төбәк бүлеге бирде. Ә аннан алдан юлга җыенган балаларны тантаналы озату булды. Ерак юлга кузгалу алдыннан райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Шәрипова, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Земфира Терентьева, балаларның зур хыялын тормышка ашырган иганәчеләр аларга үз теләкләрен әйттеләр. "Деловая Россия"нең төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фәридә Хуҗина бу сәяхәт балалар хәтерендә язмышларының иң матур вакыйгасы булып сакланачагына ышана.

-Сезгә дөнья масштабындагы тарихи спорт чарасының шаһитләре һәм катнашучылар булу бәхете елмайды. Җанатарлар сыйфатында сез безнең җыелма команда өчен җан атарсыз. Спортчы-паралимпиячеләрнең батырлыгы, үҗәтлеге һәм җиңүгә омтылулары сезнең характерны ныгытырга, үз мөмкинлекләрегезгә ышанырга һәм тормышта үзеңне уңышлы танытырга ярдәм итәр дип өметләнәм, - диде үз чыгышында сәяхәтне оештыручы.

Җаваплы көннәрдә Сочида булу мөмкинлеге бирүчеләргә рәхмәт йөзеннән балалар йортында тәрбияләнүчеләр кунаклар өчен музыкаль композиция һәм иҗат отчеты әзерләгәннәр, аның барышында үз-ләренең укуда, спортта, җәмәгать тормышында ирешкән уңышлары белән уртаклаштылар. Балалар йорты директоры Рузалия Вәлиуллина сүзләре буенча, Паралимпиядә безнең районны күрсәтү мөмкинлеге иң лаеклыларга бирелгән. Барлык балалар - республика, Россия дәрәҗәләрендәге ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар. Паралимпия уеннарына баручы җиде баланың дүртесе Лаешның махсус интернат мәктәбендә белем алып югары спорт нәтиҗәләре күрсәтә. Аларның бү-ләкләр җыелмасында иң югары дәрәҗә кубоклар һәм бүләкләр бар. Мәсәлән, Надежда Мельникова һәм Лиана Хәйруллина сукырлар арасында дзюдо көрәше буенча Россия җыелма командасы әгъзалары.

-Безнең шатлыкның чиге юк. Барлык иганәчеләргә һәм баруны оештыручыларга зур рәхмәт! Безнең иң зур хыялыбыз тормышка аша бит, - дип үз тәэсирләре белән уртаклаштылар балалар.

Бу иң зур спорт бәйрәмен илебезнең 11 төбәгеннән ятим һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар карый алачак.

На фото: Районыбызны Паралимпиадада тәкъдим итү бәхете иң лаеклыларга эләкте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паралимпиада Сочи детдом