Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәр кешенең өендә ут булсын өчен тырышабыз

Энергетикларның һөнәри бәйрәме елның салкын вакытына һәм елның иң кыска көненә туры килүе үзенчәлекле. Бу тагын бер тапкыр энергетик һөнәренең тормышыбызда мөһим булуын раслый. Алар чын мәгънәсендә күп еллар кешеләрнең тормышын яктырта.

-Безнең һөнәри бәйрәм ел азагында, эшләнгән эшләргә йомгак ясаганда, яңа елга өстенлекле бурычлар билгеләгәндә үтә. Җитештерү-хуҗалык эшләре йомгаклары буенча узып баручы елда Идел буе электр челтәрләре бүлекчәләре арасында Лаеш районы электр челтәре икенче урынны алды. Без үзебезнең яхшылар арасында булу хокукыбызны сакладык - үткән ел йомгаклары буенча да безнең коллектив икенче урында иде, - дип күңелле яңалык белән уртаклашты баш инженер Радик Нуриев. - Безнең өч хезмәткәребез бүләккә лаек булды. Электромонтер Николай Тарасов мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аның коллегасы Денис Матвеевка рәхмәт белдерелде. Ә мастер Алек-сандр Захаров портреты Идел буе электр челтәрләре Мактау тактасына кертелде.

Дөрес, коллективның көндәлек тормышы башкача. Безнең өйләргә һәм предприятиеләргә электр энергиясен өзеклекләрсез бирү зур җаваплылык ул. Әз генә вакытка да ут булмау хезмәткәр-ләр өчен сигнал булып тора. Мондый очракларда бурыч бер - һава торышы һәм тәүлекнең нинди вакыты булуга карамастан тизрәк ут бетү сәбәбен ачыклау һәм төзексезлекне бетерү. Электр челтәрләрен бүлүдән файдалану өчен җавап бирүче энергетиклар ут сүнүләрне булдырмау өчен эшлиләр. Ел башыннан район территориясендә югары вольтлы 30 километр һава линиясе ремонтланган. Лаешта һәм Сокурыда 15 км чамасы электр үткәргеч линиягә ремонт ясалган. Быел Имәнкискәдә үткәргечләрне реконструкцияләү буенча күп эш башкарылган.
Узып баручы ел техник тоташу бүлеге өчен уңышлы булган. Объектларны электр челтәрләренә тоташтыруга гаризалар елдан ел арта. Бу районда шәхси торакның күп төзелүе белән аңлатыла. Ел башыннан 30 километрга якын электрүткәргеч линия сузылган, өстәмә төстә трансформатор подстанцияләре урнаштырылган.
Предприятиенең яңа техника белән тәэмин ителүе эксплуатацияләү һәм ремонт бригадасы эшен сизелерлек яхшырта. Мәсәлән, үз вакытын эшләгән йөк машинасы урынына яңа, уңайлы автомобиль алганнар. Димәк, хәзер бригада линиядәге төзексезлекләрне теләсә нинди һава торышында, теләсә нинди урында тиз арада бетерә ала. Моңа мисаллар бар инде. Шушы көннәрдә булган буранда Шуран халкы утсыз кала. Бригада тиз арада яңа КамАЗ белән авария булган урынга барып җитә һәм электр бирүне торгыза.
Район башлыгы Михаил Афанасьев, "Сетевая компания" җәмгыяте һәм Идел буе электр челтәрләре ярдәмендә бинаны капиталь ремонтлау энергетиклар коллективы өчен шатлыклы вакыйга. Узып баручы елда булган бу уңай үзгәрешләр коллективны яңа эшләргә, яңа уңышларга этәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праздник электрики