Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Урман хезмәткәрләрен кызу чор көтә

Язгы җылы көннәр җитү белән урманнарда ут чыгу куркынычы арта. Чын мәгънәсендә яз урман хуҗалыгы эшчеләре өчен кызу чор.

Безнең урманнарда янгыннар чыгу куркынычы булган чор гадәттә 15 апрельдән башлана, ул ярты елдан соң төгәлләнә. Соңгы елларда 2010 елның аномаль эссе җәе янгыннар чыгу өчен иң куркыныч чор булды. Россиянең күп өлешендә булган урман янгыннары илебез икътисадына зур зыян салды, кешеләр һәлак булды. Лаеш урманчылыгы территориясендә 2009-2010 елларда 64 гектар урманда 11 янгын булган. Моннан ясалган нәтиҗәләр эзсез калмаган. Профилактикалау чаралары үткәрү нәтиҗәсендә Лаеш урманчылыгы урман фонды җирләрендә ут чыгу очрагы булмаган. Урман хуҗалыгы белгечләре бу тынычлану өчен сәбәп түгел дип исәплиләр. Урманнарга бәла теләсә кайсы яктан килергә мөмкин. Еш кына янгыннар белән хәлне кеше үзе катлауландыра. Язгы-җәйге янгыннар чыгу куркынычы булган чорда янгыннар белән хәлне тотрыклыландыру максатыннан Лаеш муниципаль район башкарма комитеты "2012 елның язгы-җәйге янгыннар чыгу куркынычы булган чорда Лаеш муниципаль районы объектлары һәм авыллардагы янгын куркынычсызлыгын арттыру буенча чаралар турында" карар кабул итте. Ут чыгу очраклары кешеләр актив ял иткән зоналарда күп була. Нәкъ менә май бәйрәмнәрендә һәм ял көннәрендә урманнарда ял итүчеләр күп була. Кагыйдә буларак, бу чорда балыкчылар да, аучылар да активлаша.

-Алар ял итү урыннарын чүпләү белән бергә еш кына учакларын да сүндерми китәләр. Файдаланылмаган җирләрдәге һәм авыл хуҗалыгы берләшмәләре җирләрендәге камыл һәм узган елгы корыган үләнне күзәтүсез яндыру урманнарга җитди куркыныч тудыра,-дип сөйли "Лаеш урманчылыгы" ГКУ җитәкче-урманчысы Валерий Изибеков.-Туган хәлнең катлаулы булуын искә алып РФ һәм ТР Хөкүмәте урманчылыкларның матди базаларын ныгыту буенча чаралар күрде. Өлешчә, 2010 елда янгын-химик станция өчен "ЗИЛ-131" базасында янгынга каршы автоцистерна алдык. Быел янгынга каршы бар хезмәтләр эшчәнлеген координацияләү өчен ТР урман хуҗалыгы министрлыгы "Урман янгыннары үзәге" ачты.

Янгыннар белән көрәшү өчен "Лаешлес" ДБУ подряд оешмасы өстәмә рәвештә "Ермак" ранецлы янгын сүндергеч, көрәкләр, балталар, шланглар сатып алган. Татарстан хөкүмәте ярдәмендә "50 гә 50" программасы буенча ике "МТЗ-82" тракторы алынган. Урманнарны саклау һәм яклау инженеры Гүзәл Газизуллина сүзләре буенча, хәлгә оператив контрольлек итү максатында урманчылыкның өч участогында да янгын чыгу куркынычы булган чорда 7 янгын сүндерү һәм җайлаштырылган техника составында 6 ирекле янгын сүндерү дружинасы район предприятиеләре, оешмалары көчләрен җәлеп итеп тәүлек әйләнәсе дежур тору оештырылачак.

Әгәр район халкы һәм кунаклар урманнарда иң гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакламаса, барлык бу чаралар җитми. Форсаттан файдаланып урманчылык хезмәткәрләре барлык гражданнарга урманнарда ут белән сак булуларын һәм ут чыккан урыннарны күргәндә тиз арада бу хакта 2-76-84 телефоны аша Лаеш урманчылыгына, 2-74-82 аша "Лаешлес"ка һәм кәрәзле телефоннан 112-МЧСка шалтыратуларын үтенеп мөрәҗәгать итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безопасность весна Лаешлес

2
X