Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мохит уңайлы булсын

"Татарстан Республикасы халкының тугыз процентка якыны инвалидлар булуны истә тотып, ТР социаль-икътисади үсеш стратегияләренең бер юнәлеше аларны тернәкләндерү һәм социаль тигезләүдән гыйбарәт" (2011-2015 елларга "Уңайлы мохит" ТР озак вакытларга исәпләнгән максатчан программасыннан).

Соңгы алты елда республикада инвалидлар саны 32 мең кешедән артты. Районда халыкның бу төркеменә дүрт меңгә якын кеше керә. Күп кенә биналар, җәяүлеләр юллары, җәмәгать транспорты физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр файдалану өчен җайлаштырылмаган. Халыкның хәрәкәтләнә алмаган бу төркеме мәҗбүри төстә җәмгыятьтән аерылган. Китапханәгә яки концертка бару гына түгел, хәтта хастаханәгә бару да алар өчен зур сынауга әйләнә. Эшләп килгән уку йортлары инфраструктурасы коляска белән хәрәкәтләнгән балаларга яшьтәшләре белән уку мөмкинлеге бирми. Өйдән урамга чыгу мөмкинлеге булмаган инвалидлар өйдә утыралар. Дөнья алар өчен тәрәзә күләмендә кала...

Лаеш районында "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыруга 5,6 миллион сум акча бүленгән. Шуның 1,6 миллион сумы Лаешта, Габишево, Нармонка, 25 Октябрь исемендәге поселок, Орел, Комлы Ковалидагы торак фондны җайлауга тотыла. Монда коляска белән йөрүче инвалидлар яшәгән йортларның 15 керү урыны үзгәртеләчәк. Күп квартирлы йортлар бусагасына тоткалар белән җиһазланган бетон пандус буйлап килеп булачак. Беренче катта ишекләр һәм керү урыныннан баскычка кадәр идәннәр үзгәртеп ясалачак. "Капиталь төзелеш идарәсе" МУП директоры Максим Жигалов ышандыруынча, монда ук күтәрелә торган пандуслар урнаштыру күздә тотыла. "Чөнки иң мөһимеөйдән чыгуны тәэмин итү, шулай булмаганда "Уңайлы мохит" программасының барлык чараларының әһәмияте бетә", - дип исәпли М.Жигалов.

Үткән сишәмбедә хәбәрчебез "Ремдорстрой" ЧҖҖ участок начальнигы Сергей Латыйпов, МУП "УКС" баш инженеры Илсөяр Афанасьева һәм инвалидларның район җәмгыяте рәисе Вячеслав Гусев белән коляскалы инвалидлар яшәгән йортларда булды. "Эш күләмен һәм төгәл исемлек билгеләү өчен без йөреп биналарны тикшерәбез", - дип аңлата С.Латыйпов. Йортларның берсендә безгә өлкән яшьтәге хатын мөрәҗәгать итте. Ул яшәгән йортның керү урыны төзекләндерү планлаштырылуын белгәч күзләре яшьләнде: "Кызыма кырык яшь була инде. Ул коляскалы инвалид. Әмма урамга чыгу өчен шартлар юк: биш баскыч үтә алмаслык каршылык. Шуңа күрә кызым көннәр буе өйдә тәрәзә янында утыра..." Һәм шуңа мәҗбүр кешеләр аз түгел.

Керү урыннарын реконструкцияләү планлаштырылса, тротуарларны түбәнәйтү тулы көчкә бара. Моннан тыш юл чатларында махсус оялы тактиль плиткә җәячәкләр, ул сукырларга юнәлешне билгеләргә ярдәм итәчәк. Шулай итеп тиздән туган урамнары буйлап һава суларга чыккан райондашларыбыз артыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: программа среда реализация