Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәр хезмәт мөһим

10 ноябрь - РФ эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Җинаятьне ачу - җиңел эш түгел. Россия ЭЭМ Лаеш районы бүлеге эше барлык бүлекчәләре, ЮХИДИ инспекторлары һәм җинаятьләрне ачу бүлеге хезмәткәрләре, икътисади җинаятьләргә каршы көрәш төркеме һәм башка хезмәтләрнең бердәм эш итүе нәтиҗәсе.

Эш сизелерлек булмаса да нәтиҗәсе яхшы

Хезмәткәрләрнең кайберләре оператив эзләү чаралары үткәрәләр, икенчеләре юлдан тайпылган үсмерләр белән эшли, өченчеләре хәбәрсез югалган гражданнарны эзли. Аларның барысының тылы нык булырга тиеш: җылы эш кабинетлары, ремонтланган техника, вакытында бирелгән формалар. Личный состав эше өчен шартлар булдыру тылны тәэмин итү бүлеге старшинасы Евгений Константинов җаваплылыгына керә. Лаеш, Столбище һәм Боровое Матюшинода бүлек биналарын тоту эше дә аның өстендә.

Без Е.Константинов белән аның зур булмаган кабинетында тыл тәэмин итү проблемалары турында сөйләшәбез. Нык гәүдәле, үзенә җәлеп итүче эчке хезмәт өлкән прапорщигы үзенең тынгысыз эше турында сөйләгәндә эшне белеп басым ясый. "10 ноябрьдә милиция-полициядә хезмәт итә башлавыма 17 ел тула, - дип искә ала Евгений Анатольевич. - Мин милициягә очраклы килеп эләктем, әмма һичкайчан үкенмәдем". Әңгәмәдә-шем 2012 елның гыйнварыннан Россия финанславына күчү белән хәлнең сизелерлек яхшыруын билгеләп үтә. Мәсәлән, урам себерүче, слесарь-сантехник, электрик вазифалары булдырылган, бу бүлек биналарын тотуны шактый җиңеләйткән. Бүленгән акчалар ярдәмендә Столбищеда тоткарланган затларны тоту бүлмәсе ремонтланган. Тиздән Боровое Матюшино һәм Лаешта КСЗЛны ремонтлау эшләре башланачак. Бу бүлмәләрнең һәркайсында йоклау урыннары, бәдрәф, раковина куелачак.

Соңгы ел ярымда ЭЭМ бүлеге бинасына пластик тәрәзәләр куелган, өйрәнү сыйныфы ремонтланган. Икенче катта ремонт эшләре тө-гәлләнеп килә. Цоколь катта да үзгәрешләр булачак. 2013 елда Универсиада-2013 үткәрү вакытында тәртип саклауга җәлеп ителәчәк ЭЭМ бүлекләре личный составы яңа форма алачак.

Тылны тәэмин итү хезмәте күзгә ташланмый, төп хезмәтләргә карамый, әмма аның тулаем бүлекнең сыйфатлы эшенә тәэсир итүе бәхәссез.

Табарга һәм танырга

Бу хатынны гадәти киемнән күргәч аның полиция майоры булуына ышану кыен. Сөйкемле йөз, мөлаем караш, ачык йөз, киң күңелле булу - Ия Жантимерова беренче карашка янәшәдәгеләрне шулар белән җәлеп итә. Ул эчке эшләр органнарында 1995 елдан. Штабта исәптеркәү һәм статистика эше буенча өлкән инспектор, анализ, планлаштыру һәм контрольлек итү буенча өлкән инспектор, мәгълүмат белән тәэмин итү бүлеге начальнигы, 2011 елның июненнән җинаятьләрне ачу бүлеге өлкән оперуполномоченные... Аерым таләпләр куйган җитди вазифалар Ия Евгеньевнаны куркытмый. Җинаятьчеләрне һәм хәбәрсез югалган затларны эзләүдә, район территориясендә табылган билгесез мәетләрнең шәхесләрен ачыклауда аңа характерының ныклыгы, үҗәтлеге, төшенкелеккә бирелмәве, төп юнәлешне билгели алуы ярдәм итә.

Җинаятьләрне ачуда югалган кешеләрне эзләү өстенлекле юнәлеш булып тора. Ия Евгеньевна дактилоскопия мәгълүматларыннан файдалана, киемнәр буенча тану үткәрә, җинаятьчеләрне эзләүчеләр һәм криминалистлар белән тыгыз бәйләнештә эшли, моргта була... И.Жантимерова личный составны туплый алган һәм яхшы күрсәткечләргә ирешкән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда хәбәрсез югалган затларны эзләү проценты 13 тән 33% ка, туганнары белән элемтә югалтучылар - 45%ка арткан. Быелның беренче яртысы йомгаклары буенча полиция майоры И.Жантимерова тоткан юнәлеш Россия ЭЭМ ТР буенча икенче категория шәһәр һәм район бүлекләре арасында икенче урында.

Быелның 9 аенда ул шәхсән биш җинаять ачкан. Шушы көннәрдә ул район территориясендә урлаулар сериясенә бәйле яшь кеше турында мәгълүмат ала алган. И.Жантимерова ир-егетләр кебек опергруппа белән җинаять урыннарына бара, күпләп ял итү чаралары вакытында җәмәгать тәртибен саклый.

Эш катлаулы, киеренке режимлы булса да Ия Евгеньевна сөйкемле ханым, кайгыртучан хатын һәм әни дә. Аның кызыксынулары күп төрле - фотога төшерү белән шөгыльләнә, тарихи урыннарга бара. Тимераякта йөгерү буенча спорт мастерлыгына кандидат, улының у-шу белән мавыгуын хуплый. Шуны гына өстисе кала, Лаеш районы бүлеге җинаятьләрне ачу бүлекчәсе өлкән оперуполномоченные, полиция майоры Ия Жантимерова эш чорында Татарстан ЭЭМ бүләкләре белән берничә тапкыр бүләкләнгән.

Рәсемдә: Евгений Константинов милиция ветераны Александр Кукарин белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МВД дата сотрудники

2
X