Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сокуры балалар бакчасы полимәдәни тәрбия бирүгә ориентлашкан

Танып-белү процессына мәгълүмати технологияләр һәм медиапроектлар кертү өчен Сокурының "Ромашка" балалар бакчасы хезмәткәрләре "Интернатива" үзәгендә укыдылар. Атна буе алар педагогик сайтлар алып барырга һәм авторлык мультфильмнары булдырырга өйрәнделәр. Балалар учреждениесе коллективы инглиз телендә тестлар ясап, онлайн-тапшырулар үткәреп һәм видео каналлар белән телекүперләр көйләп "Медиапедагогика нигезләре" курсын уңышлы үзләштерде. -Бүген тәрбиячеләр...

Танып-белү процессына мәгълүмати технологияләр һәм медиапроектлар кертү өчен Сокурының "Ромашка" балалар бакчасы хезмәткәрләре "Интернатива" үзәгендә укыдылар.

Атна буе алар педагогик сайтлар алып барырга һәм авторлык мультфильмнары булдырырга өйрәнделәр. Балалар учреждениесе коллективы инглиз телендә тестлар ясап, онлайн-тапшырулар үткәреп һәм видео каналлар белән телекүперләр көйләп "Медиапедагогика нигезләре" курсын уңышлы үзләштерде.

-Бүген тәрбиячеләр балалар өчен эчке һәм тышкы чикләрне киңәйтә торган мәгърифәтчелек мохите булдырдылар, - диде Лаеш районы мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Венера Дәүлиева. - Казахстаннан, Байкал буеннан, Пермь краеннан һәм башка географик нокталардан яшьтәшләре белән төрле телләрдә аралашу өчен уен бүлмәсе "стеналарын күчерү" искиткеч түгелмени. Мондый тематик онлайн-сәяхәтләр тирән мәгънә һәм башка халыкларның гореф-гадәтләре белән тулыландырылган. Алар балалар хәтерендә гомер буена калыр.

Балалар бик теләп берничә тел өйрәнәләр, үз мультфильмнарын булдырырга, дөньяны ничек күрүләрен ачыграк чагылдырырга тырышалар. Алар тәнкыйди фикер йөртәләр, илһамланып хыялланалар һәм үз тәэсирләрен Интернет аша планетабызның төрле почмакларына тапшыралар. Венера Әхмәт кызы сүзләренчә, шуңа күрә киләчәктә яңа юнәлеш - балалар телестудиясе булдырырга әзерләнәләр. Анда яшь гражданнар мөстәкыйль төстә Лаеш районы яңалыкларын чыгара һәм үз медиамохитләрен формалаштыра алачаклар. Ә яңа технологияләр балаларның төрле планлы медиаиҗаты нәтиҗәләренә ирешү өчен аларның илһамландыручы ярдәмчеләре булырлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район сокуры

2
X