Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан лидеры “Йолдызлык“ җитәкчеләрен бүләкләде

Балаларны яклау көнендә Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов "Йолдызлык"-2015" җиңүчеләренә дәүләт стипендияләре тапшырды. Стипендиатлар арасында бу фестивальдә Лаеш районын тәкъдим иткән Дарина Туркова да бар иде. Тантаналы бүләкләү Казан Кремленең Пушечный ишегалдында булды. -Минем өчен уникаль "Йолдызлык" конкурсына йомгак ясау һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру зур дәрәҗә, - дип җиңүчеләрне сәламләде Рөстәм...

Балаларны яклау көнендә Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов "Йолдызлык"-2015" җиңүчеләренә дәүләт стипендияләре тапшырды. Стипендиатлар арасында бу фестивальдә Лаеш районын тәкъдим иткән Дарина Туркова да бар иде.

Тантаналы бүләкләү Казан Кремленең Пушечный ишегалдында булды.

-Минем өчен уникаль "Йолдызлык" конкурсына йомгак ясау һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру зур дәрәҗә, - дип җиңүчеләрне сәламләде Рөстәм Миңнеханов. - Конкурс бар республикадан талантларны табу мөмкинлеге бирә, без аларга алга таба үсәргә ярдәм итәбез. "Йолдызлык" фестивале хәрәкәте - сәхнә белән яшәүчеләр өчен иҗади Олимпка трамплин ул.

Рөстәм Нургалиевич сүзләре буенча, озак еллар үткәрелү дәверендә конкурс тулы бер яшьләр хәрәкәтләре һәм министрлыкларның да, аерым кешеләр - әти-әниләр, мәдәният хезмәткәрләре, муниципаль районнар һәм округлар башлыклары, педагоглар, укытучыларның гаять зур яклавына лаек булды. "Бу көч шундый куәтле хәрәкәт булдырырга мөмкинлек бирде. Шәһәр масштабындагы яшьләр чарасы сыйфатында старт алган фестиваль мәдәни күренешкә, Россиянең иң уңышлы проектларының берсенә әйләнде", - дип ассызыклады ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Быел фестивальнең темасы Бөек Җиңүнең 70 еллыгы булуын искәртәбез. Безнең балалар "Йолдызлык" финалына яхшылап әзерләнгәннәр. Дарина Турковадан кала финалга Зарина Илларионова һәм "Аз" квартеты (Алексей Шастин, Виктория Барышева, Ринат Фаязов, Дарина Туркова) да барып җитте. Алар барысы да "Конферанс" номинациясендә ныклап урнаштылар. "Аз"ның талантлы алып баручылар дүртлеге һәм Зарина Илларионова "Йолдызлык-2015"нең югарыда аталган номинациясендә урта яшь төркемендә бронза призерлар булды.

Дүрт көн эчендә жюри дүрт мең ярымнан артык катнашучы чыгышын карады. Быел фестивальгә балалар Мәскәүдән, Чиләбе, Әстерхан, Ульяновск өлкәләреннән, Удмуртия һәм Марий Эл республикаларыннан килгәннәр.

15 нче юбилей фестиваль яңалыкларының берсе лауреатлар һәм җиңүчеләр саны булды - быел аларның саны 156га кадәр җитте. Яңа номинацияләр дә барлыкка килде: "ВИА", "Мода театры". Җиңүчеләрне бүләкләү белән гала-концерт апрель азагында "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында үтте. Бәйрәмгә кунаклар сыйфатында Бөек Ватан сугышы ветераннарын да чакырдылар. Дипломантларны дәүләт стипендияләре һәм истәлекле бүләкләр - электрон девайслар белән бүләкләделәр. Һәм гадәт буенча Зур Җидегән йолдызлыгындагы йолдызларга җиңүчеләр хөрмәтенә исем бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево

2
X