Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Туган якларын яраталар

Тарлаши авылында зурлап Күл көнен билгеләп үттеләр.

Автор фотосы

Җирле халыкның яраткан бәйрәме өч елга бер мәртәбә булды.

Борынгы авыл Архиерей күле буена урнашкан – ул Татарстанда табигый барлыкка килгән зур күлләрнең берсе. Бу сулыкның озынлыгы 2 кмдан артык һәм киңлеге 500 метр чамасы – һәм республикада иң тирән күл дә (18 метр тирәсе). Борынгыдан бу күл буена кешеләр килеп урнашкан. 16нчы гасырда Тарлаши авылы архиерей йортына бирелә. Шуннан бирле күлне дә Архиерей күле дип йөртәләр.

Соңгы елларда Тарлаши бик үзгәрде: яңа йортлар, яңа яшәүчеләр барлыкка килде. Казанлылар ял көннәрендә табигать кочагында ял итү өчен монда килә башлаганнар. Табигый ки, сулыкның пычрану куркынычы  туган. Авыл кешеләрен табигый һәйкәлне саклау проблемаларына җәлеп итү максатыннан җирле яшәүчеләрдән инициатив төркем шушы бәйрәмне уйлап тапкан – Күл көне, аны беренче тапкыр 2017 елда билгеләп үткәннәр.

Тантананы үткәрү урыны үзгәрешсез калган – күлнең бик матур ярындагы “Мысок” ял паркы. Ул су эченә кереп тора, сулыкка, авылга һәм тирә-юньгә сокландыргыч күренешләр ача. Яшел аланнар һәм куе урман, көзгедәй  тигез су өсте һәм чиста күк йөзе -  саф һавада бәйрәм итү өчен барысы бар.

Күл көне-2022 балалар өчен квест белән ачылды. Күп санлы балаларны тигезләп биш командага бүлделәр: “Орлята”, “Максимум”, “Дружба”, “Солнце”, “Непоседы”. Аларга берничә бәйге үтәргә туры килде: интеллектуаль, “Секретный фарватер”,”Лабиринт”, бию һәм башкалар. Күңелле квест йомгаклары буенча ике команда җиңүче дип табылды: “Орлята” һәм “Непоседы”. Әмма күңел ачуда катнашкан бәләкәчләрнең барысы бүләк алды. Рәсемнәр конкурсында  катнашучылар да бүләксез калмады.

Артистлар өчен импровизацияләнгән сәхнәне күл буенда ясадылар. Күп  санлы тамашачылар алдында җирле артистлар һәм Орел, Рождествено һәм Хәербидән чакырылган башкаручылар чыгыш ясады. Концерт кызган чакта, тамашачылар күл суына игътибар иттеләр.

Су өстеннән ярга Патша һәм Патшабикә-Аккош булган көймә якынайды. Ярга чыккач алар авыл кешеләрен бәйрәм белән котладылар. Әкият геройлары бәйрәм кунакларын табигатьне сакларга һәм авылда тәртипне күзәтергә өндәделәр. Менә шул чакта сәхнәгә күлне сазлыкка әйләндерергә теләгән Кикимора чыкты. Әмма балалар туган якның йөзек кашы булган күлне сакларга сүз бирделәр.

Бәйрәмдә күпләр бүләккә лаек булды. Беренче чиратта, авылның актив кешеләренә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды, алар авылны төзекләндерүдә һәм бәйрәм оештыруда ярдәм иттеләр. Шигырьләр сөйләгән һәм җырлар җырлаган балалар да бүләк алды. Тарлашиның өлкән кешеләрен дә онытмадылар.

Күл көне-2022нең үзәге су шоуы булды дисәм, арттыру булмас. Архиерей күлендә тәҗрибәле спортчылар идарә иткән флайбордлар барлыкка килде (һава-реактив двигательләр ярдәмендә барлыкка килгән су агымы исәбенә хәрәкәтләнә торган махсус такталар  - редакция искәрмәсе). Тамашачылар спортчылар чыгышларына сокландылар һәм барысын видеога төшерделәр.

Тарлашида Күл көне-2022 ачык һавада дискотека белән тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туган якларын яраталар