Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кешеләрне сөендерерлек яхшылык эшләү

Үткән чәршәмбедә сәнгать мәктәбендә А.Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек орденының 15 еллык юбилеен бәйрәм иттеләр.

Тантана гаепчеләрен бу дата белән котларга килүчеләр- ә алар район җитәкчелеге, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм күп санлы дуслары-ДОМ үз юбилеен каршылаган изге эшләр турында яхшы беләләр. Шуңа күрә дә аңа киләчәктә уңышлар теләгәндә күпләре эшнең ничек башлануын искә алдылар. Икенче меңьеллыкның соңгы еллары тотрыклы булмавы белән истә калды. Эшсезлек, хезмәт хакын вакытында бирмәү тормыш дәрәҗәсенә тәэсир итте. Бу берләшмә кыен тормыш хәлендә калган гаиләләр балаларын берләштерү һәм аларга үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирү өчен нәкъ менә шул елларда эшли башлады. Максатка ирешү юлы шома булмый.

Аны оештыручы Зөһрә Лезина орден төзү идеясе белән район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә, аны яклыйлар, әмма башлангыч чорда рәискә бик тә кыен була. Ул иҗади планда эшләячәк балалар йөрәгенә юлны алар өчен өй җылысы атмосферасы булдырып кына табып булуын аңлый. Бернинди акчалата ярдәмсез кунакчыл хуҗабикә балалар өчен чәй табыны һәм бүләкләр булган бәйрәмнәр оештыра. Еш кына ачыккан балалар гади, әмма тәмле ботка ашыйлар. Күршеләре һәм дуслары Зөһрәнең болай да зур булмаган хезмәт хакын сарыф итүенә, өендәге запасларын ташуына гаҗәпләнәләр. Зөһрәнең ирекле ярдәмчеләре табыла, алар чын күңелдән ДОМга ашамлыклар һәм акчалар тәкъдим итәләр.Алар хәзер дә орденның иң тугры дуслары арасында.Сергей Козин, Елена Булатова балалар ордены башында булалар. Унбиш ел үткәч барлык дусларының яртысын гына да санау мөмкин түгел. Шулай да кайберләре турында әйтми булмый. Бу аерым кешеләр генә түгел,ә тулы коллективлар. Менә 8 ел инде ДОМ "Таттелеком" ААҖ хезмәткәрләре белән дус. Шушы еллар эчендә алар күп тапкырлар бер берләрендә кунакта булдылар. Бу юлы да компания үзенең яшь дусларына сыек кристаллы телевизор бүләк итте. Иң якын, ышанычлы дуслары арасында Лаешның махсус интернат мәктәбе һәм аның 2011 елда А.Денежкин исемендәге "Балалар белән һәм балалар өчен" беренче район премиясенә лаек булган өстәмә белем бирү педагогы Галина Воронкова бар. Икенче премия тантана барышында мәктәптән тыш эшләр үзәге директор урынбасары Марина Шастинага тапшырылды.

Бүген орден тәкъдим итүгә мохтаҗ түгел. Бу оешма бер берләшмәдән 8 клублы шәфкатьлелек орденына әйләнде. Аның эшчәнлеге районнан гына түгел һәм хәтта республикадан читтә дә билгеле. Коллектив авыруларга һәм мохтаҗларга ярдәм итү кебек шәфкатьле эшләре белән генә түгел, иҗади сәләтләре белән дә танылды. Орден әгъзалары район һәм республика чараларында актив катнаша. Алар күп тапкырлар төрле дәрәҗә фестивальләрдә һәм конкурсларда җиңү яуладылар, лауреатлар булдылар. Күп санлы бүләкләр шул хакта сөйли.

Кичә барышында орден әгъзалары район Советы, мәдәният, социаль яклау бүлекләреннән һәм башкалардан бүләкләр һәм котлаулар кабул итеп кенә калмадылар, үзләре дә кунакларга бүләкләр бирделәр. Бәйрәмнән күпләре чәчәк бәйләмнәре һәм бу көн турында искәрткән бүләкләр белән киттеләр. Аллаһы тәгалә дә биргәнгә бирермен дигән бит. Тагын бер кат бәйрәм белән, ДОМ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт юбилей ДОМ