Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Вәгъдә ителгән нәрсә эшләнә

-Район башлыгы белән сөйләшүемә ышана алмыйм, - ди туры линия телефонына шалтыраткан Александра Михайловна Лискова. Үзен нәкъ Михаил Афанасьев тыңлавына өенә вәгъдә ителгән катнаш азык китереп биргәч кенә ышанды. Башкарма комитетның эшләр башкаручы Виктор Воробьев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Рәис Нургалиевны хуҗабикә елмеп каршы алды: "Менә бу бүләк!"...

-Район башлыгы белән сөйләшүемә ышана алмыйм, - ди туры линия телефонына шалтыраткан Александра Михайловна Лискова. Үзен нәкъ Михаил Афанасьев тыңлавына өенә вәгъдә ителгән катнаш азык китереп биргәч кенә ышанды.

Башкарма комитетның эшләр башкаручы Виктор Воробьев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Рәис Нургалиевны хуҗабикә елмеп каршы алды: "Менә бу бүләк!" Бер капчык катнаш азыкны ишегалдына ук кертеп бирделәр.

Александра Михайловна үзенең 76 яшенә карамастан куяннар, тавыклар үстерә. Ул катнаш азык сатып алуда авырлыкларга очрый: якын-тирәдә аны сатып алырлык урын юк. Туры линия вакытында район башлыгы әлеге мәсьәлә турында уйлаячагын әйтте, ә хәзергә аның куяннарына бүләккә катнаш азык җибәрергә ышандырды.

Что глава Лаишевского района обещал, то выполнил

Хуҗабикәнең язмышы җиңел булмый: аңа ачлык кичерергә туры килә, 14 яшьтән комбайнчы ярдәмчесе булып эшли.

-Без качып колхоз кырыннан шалкан казыганда, каравылчының безнең арттан камчы белән куганын хәтерлим. Ашыйсы килә бит, кайчак түп белән тукландык, - Александра Михайловна күзләренә яшь килде.

Яшьтән эшләп үсүе хәзер дә үзен сиздерә. Ул сәламәтлеге белән мактана алмый, шуңа күрә кәҗәсен дә бетерергә туры килгән. Әмма куяннары белән тавыкларын калдырган.

Аның тәрәзә төбендә помидор, петунья үсентеләре үсеп утыра. Виноград үсентеләре дә утыртырга әзерләп куелган. Бакча эшләре башланды: ире җир казый башлаган. Йорт хуҗалыгы зур булмаса да, тик утырып булмый. Ә кичләрен алар ире белән компьютер кабызалар һәм скайп буенча йөзләрчә километр читтә яшәүче туганнары белән аралашалар. Александра Михайловна күптән түгел компьютер курслары узган - тормыштан артка калмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район глава

2
X