Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үзебез яшәгән урыннан кадерлесе юк

Лаешта шушы көннәрдә Габишево, Пролетарская, Крупскаяда урам бәйрәме булды. Урамнарның исемнәренең тарихи тамырлары бар, нигездә анда хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, мактаулы һәм хөрмәткә лаеклы кешеләр яши. Пролетарская урамы буйлап куелган озын табын артына бар туганнар җыелды! Монда берничә дистә еллар бергә яшәүчеләр чыннан да яхшы күршеләр генә түгел, ә туганнар....

Лаешта шушы көннәрдә Габишево, Пролетарская, Крупскаяда урам бәйрәме булды. Урамнарның исемнәренең тарихи тамырлары бар, нигездә анда хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, мактаулы һәм хөрмәткә лаеклы кешеләр яши.

Пролетарская урамы буйлап куелган озын табын артына бар туганнар җыелды! Монда берничә дистә еллар бергә яшәүчеләр чыннан да яхшы күршеләр генә түгел, ә туганнар. Тирә-якка шатлыклы авазлар, истәлекләр. Бу урамнарда яшәп картайган әбиләрнең кайберләрен күптәнге дуслары, дус кызлары белән иркенләп сөйләшү өчен оныклары алып килде.

Бәйрәмне оештыру инициаторлары: Вера Баннова, Зөһрә Лезина, Лидия Грабалина, урам комитетлары рәисләре, мәдәният йорты, сәнгать мәктәбе иҗат коллективлары.

Лаешта яшәүчеләр Лаеш муниципаль районы башлыгы урынбасары Илгизә Тимершинаны, ветерннар советы рәисе Рашат Булатовны, "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте активистларын җылы каршыладылар. Бу чараның дәрәҗәсен күтәрде, чөнки теләге булганнар җирле хакимият вәкилләре белән аралаша, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар, шулай ук наказлар бирә алдылар. Урам комитетлары биргән сораулар нигездә территорияне төзекләндерүгә кагылды, шулай ук якында аптека киоскы ачу үтенече булды.

Халык иҗаты әйберләре күргәзмәсе бәйрәмнең бизәгенә әйләнде. Бер йортның өйтүр бакчасы вернисажга әйләнде. Валентина Лапташкина чиккән әйберләр тематикасы һәм оста башкарылуы белән җәлеп итте, мәрҗәннән үреп ясалган эшләр дә күз явын алырлык иде.

Һәр урам бәйрәменең, ә Лаешта аны быел өченче тапкыр үткәрәләр, үзенә генә хас төсмере бар. Мәсәлән, Громова урамы бәйрәме балалар өчен уеннар һәм конкурсларның күп булуы белән аерылды. Ә менә өлкән буын яшәгән урамнарда иң матур чәчәк бәйләменә, иң тәмле бәлеш, торт, салатка бәйгеләр зур кызыксыну уятты. Сүз уңаеннан, бәйгегә әзерләнгән ризыкларның шунда ук тәмен дә татып карарга мөмкин иде.

Концерт программасы музыкаль номерлар саны буенча рекорд куйды. Алешиннарның музыкаль гаиләсенә тиңнәр булмады, аның әгъзалары җырладылар, баянда уйнадылар, лезгинка биеделәр, такмаклар башкардылар. Елена Карандина башкарган лирик җырлар бер кешене дә битараф калдырмады, ә аңа Мөнир Насыйбуллин уйнады, чыгыш ясаучыларның барысы үз осталыкларын уүрсәтте. Ә инде Надежда Шастина бии башлагач кунакларның күбесе аңа кушылды. Тамашачылар һәр артистка кушылып җырладылар, һәр чыгышны алкышладылар.

Бәйрәм шәп узды, сез үзәк урамдамы яки читтәрәк яшисезме, монысы мөһим түгел. Мөһиме - күршеләрнең яхшы мөнәсәбәтләре гомерләре буена саклансын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево