Кама ягы
  • Рус Тат
  • Печән өстендә артта калучыларга урын юк

    Язгы кыр эшләреннән соң җәй башында терлек азыгы әзерләүчеләр өчен кызу чор башлана. Бу көннәрдә район басуларында печән өстенең кызган чагы.

    Яшел урак өстендә терлек азыгы әзерләүчеләр киләсе кышлату чорына бер ел ярымлык азык запасы әзерләүне планлаштыралар. Икенче төрле әйткәндә, һәр шартлы терлеккә 30 ц азык берәмлеге булырга тиеш. Шушы максатта район хуҗалыкларында 8,6 мең гектарда үләннәр үстерелә, шуның 3,2 мең гектары печән әзерләү өчен, 1,8 меңе-сенажга.

    -Үткән көннәрдә "ВАМИН Татарстан һәм К" КТ, "Йолдыз", "Хәерби", "Семиречье" ЧҖҖләрдә азык запасы яхшы арта,-дип терлек азыгы әзерләү барышына аңлатма бирә авыл хуҗалыгы идарәсе начальник урынбасары, игенчелек буенча консультант Илгиз Миңнекәев.

    Аның киңәше буенча безнең машина "ВАМИН Татарстан һәм К" КТ басуларына юл ала, аның хезмәтчәннәре ел саен күтәренке йөкләмәләр алалар һәм терлекләр өчен ике еллык азык запасы әзерлиләр.

    -Күпьеллык үләннәрнең беренче чабымы узган атна азагында чабылып бетте. Бүген-иртәгә төргәкләп, басудан ташып бетерәчәкбез, - дип печән чабуның беренче этабына якынча йомгак ясый "ВАМИН Татарстан һәм К" КТның җитештерү буенча директор урынбасары Рифкат Гайнуллин. 250 тонна печән әзерләнгән - бу яхшы башланган эш. Сезон дәвамында 600 тонна печән, 4,5 мең тонна сенаж һәм 9 мең тонна силос әзерләү бурычы куела. Бурыч үтәлерлек. Бүген басуларда икенче чабым үлән баш күтәрә. Соңгы елларда эшләнгән терлек азыгы әзерләү технологиясе бу эшнең бар шартларын тәэмин итә. Иң мөһиме-вакыт, әлбәттә. Мондагы терлек азыгы әзерләүчеләр вакытны сузмыйлар. Аны тиз арада җыеп алуда яшел уракта катнашкан һәр кешенең өлеше бар. Терлек азыгы әзерләү конвейерының төгәл эшләвенә инану өчен без аның бар участокларында булдык. Печән басуында без 2012 елгы чәчү батыры Шамил Гайнуллин белән очраштык. Язгы кыр эшләре барышында 26 көндә механизатор 57 смена нормасы эшләгән. Печән чабуда да аңа тиңнәр юк. 40 ел эш стажы булган механизатор печән сыйфаты өчен дә җаваплы. Печән әйләндерү һәм тырма- лауны Шамил Абдулла улы яшь чагында ук үзләштергән. Бүген ул һәр эшне белә, аның уңышы нигезендә-югары һөнәри осталык.

    Печән төргәкләүдә эшләгән Айдар Әкбәровка да контрольлек итү кирәкми. Ул 1000 төргәк әзерләгән. Соңгы ике көндә генә дә ул 220 төргәк печән пресслаган.

    -Моны һәр кеше дә эшли алмый, әмма Айдар яхшы башкара, без аның уңышларына сөенәбез генә, - диләр Айдар эше турында механизаторлар.

    Печән ташуда механизатор Ильяс Садыйковка тиңнәр юк. Яшел уракта катнашучылар төрле басуларда эшләсәләр дә, алар бергә - печән өстендә артта калучыларга урын юк. Эшне оештыручылар һәм башкаручылар эш көнен бер вакытта башлыйлар. Авыл халкы өчен бу көннәрдә 15 сәгатьлек эш көне - норма. Вакытны янга калдыру өчен механизаторлар төшке һәм кичке ашны басуда ашыйлар. Хуҗалыкның үз ашханәсе бар һәм механизаторларны ашатуда проблемалар юк.

    Техника да югары темпта эшли. Төзексезлекләр басуда ук бетерелә. Белгечләр сүзләре буенча, бу сезонда тик торулар булмаган. Печән чабуга кирәкле темп тәэмин итү өчен хуҗалыкта шәхси сектор техникасын да җәлеп итәләр. Узган сезонда халыктан ГВК-6 тырмасын арендага алганнар, быел төягеч кирәк булган. Яшел урак өстендә уңышлы эшләү өчен барлык чаралар да яхшы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: