Кама ягы
  • Рус Тат
  • Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне

    Икътисадның система булдыручы әлеге тармагы хезмәткәрләре үзләренең фидакарь һәм намуслы хезмәтләре нәтиҗәсендә Россия кешеләрен азык-төлек белән тәэмин итәләр. Быел районда җитештерелгән барлык ашлык күләме 29% ка арткан - 50 мең тоннадан артык ашлык суктырылган. Бөртекле культураларның да уңдырышлылыгы арткан - гектарыннан 19,7 центнердан 20,1 центнерга кадәр. Безнең районнан 10 кеше...

    Икътисадның система булдыручы әлеге тармагы хезмәткәрләре үзләренең фидакарь һәм намуслы хезмәтләре нәтиҗәсендә Россия кешеләрен азык-төлек белән тәэмин итәләр. Быел районда җитештерелгән барлык ашлык күләме 29% ка арткан - 50 мең тоннадан артык ашлык суктырылган. Бөртекле культураларның да уңдырышлылыгы арткан - гектарыннан 19,7 центнердан 20,1 центнерга кадәр.

    Безнең районнан 10 кеше "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексына чакырылган иде. Анда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тантаналы кабул итүе булды. Делегацияне район башлыгы Михаил Афанасьев җитәкләде. Делегатлар арасында Ранис Вафин да бар иде.

    Җиңел булмаган игенче хезмәтен балачактан ук белеп үскән авыл егете хатыны һәм балалары турында яратып һәм наз белән сөйли. Хезмәт һәм бары хезмәт кенә - муллык, җитешлек нигезе.

    -Авыл тормышы аерым шартлар куя: язгы кыр эшләре башлануга механизаторлар таң белән басуда. Өйгә юыну һәм ял итү өчен генә кайталар. Һәм сукалау төгәлләнгәнче шулай дәвам итә. Ләкин мин авылда калуыма үкенмим. Өй салдым - "Яшь гаилә" программасы ярдәм итте. Хезмәт хакым яхшы.

    Быел норма 1000 тонна булса, Ранис Вафин 1700 тонна ашлык суктырган. Югары уңдырышлылык һәм яңа комбайн булуга карамастан, бу рекорд җиңел бирелми. Бер таңнан икенче таңга кадәр эшләү, хезмәткә карата намуслы мөнәсәбәт - механизатор җиңүләренең нигезе шул. Техникасы да аның һәрчак яңа түгел. Хәзер ул җир сукалый торган тракторга инде 10 ел. Әмма ул сәгать кебек төгәл эшли.

    Ул күңеле белән туганлашкан җир хәтта бәйрәмнәрдә дә җибәрми. Ранис Ринатович Корбан гаетен дә монда, үзенең эш урынында каршы алган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: