Кама ягы
  • Рус Тат
  • Авыл проблемалары хәл ителерлек

    Яушыйкта Куюки авыл авыл җирлеге советы утырышы булды. Җыелышка Куюки авылының, Мысы һәм Алексеевский поселокларының, Яушыйкның үзенең күп кенә кешеләре килде. Авыл хезмәтчәннәре белән очрашуга Лаеш район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина килгән иде. Авыл җирлеге башлыгы Рәгать Аглюков 2016 елдагы эшчәнлек турында отчет белән чыгыш ясады. -Килеп туган барлык мәсьәләләрне...

    Яушыйкта Куюки авыл авыл җирлеге советы утырышы булды.

    Җыелышка Куюки авылының, Мысы һәм Алексеевский поселокларының, Яушыйкның үзенең күп кенә кешеләре килде. Авыл хезмәтчәннәре белән очрашуга Лаеш район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина килгән иде.

    Авыл җирлеге башлыгы Рәгать Аглюков 2016 елдагы эшчәнлек турында отчет белән чыгыш ясады.

    -Килеп туган барлык мәсьәләләрне без бергәләп хәл итәбез, - дип сөйли җыелганнарга Рәгать Рифкать улы. - Һәм нәтиҗә бар. Авылда яңа клуб һәм фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Кышын юллар оператив төстә чистартыла, аларның үтеп булмаслык хәлгә килүенә юл куелмый. Үзара салым турында референдум ярдәмендә 102 мең сум акча җыелды, алар зират коймасын ремонтлауга тотылды.

    Утырышта 2017 елга бурычлар турында да фикер алыштылар.

    -Яушыйкка кадәр асфальт юл үткәрү планлаштырыла, - диде Рәгать Аглюков. - Моңа 90 миллион сум акча таләп ителә. Бу бик зур сумма, әмма эш урыныннан кузгалды. Быел авыл җирлегенең яңа генераль планы төзеләчәк, анда мәчет төзелешен исәпкә алачакбыз.

    "Семиречье" агрофирмасы" авыл хуҗалыгы предприятиесе эше турында предприятие управляющие Руслан Низамов хисап тотты.

    -Авылда эшче куллар саны кыскара һәм бу зур проблема, - диде Руслан Владимирович. - Дәүләт авыл хуҗалыгын үстерүгә дотация бүлеп бирә, ул җирле кешеләр өчен яңа эш урыннары булдырырга ярдәм итәргә тиеш.

    Полициянең участок уполномоченные Илшат Хәмидуллин хокук бозуларны профилактикалау турында сөйләде.

    -2016 елда тугыз җинаять эшләнде, - диде полицейский. - 2015 ел белән чагыштырганда криминоген хәл бераз яхшырды. Авыл җирлегендә яшәүчеләр белән экстремистчылык һәм террорчылыкны кисәтү буенча профилактик эш алып барыла.

    Илгизә Тимершина җирле үзидарә органнары эшен югары бәяләде.

    -Булган проблемалар турында дәшми калмагыз, - дип мөрәҗәгать итте ул авыл кешеләренә. - Бары тик халык һәм хакимиятнең үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә генә иң катлаулы мәсьәләне дә хәл итеп була.

    2017 елга эш планы авыл җирлеге советы депутатлары тарафыннан бертавыштан расланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: