Кама ягы
  • Рус Тат
  • Авылда яшәүчеләр проблемаларын тиз арада хәл итәргә кирәк

    Лаеш районы башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина Рождествено авыл җирлеге эшен отчет сессиядә шундый сүзләр белән бәяләде. Авыл халкы мөһим вакыйгага җентекләп әзерләнгән. Дятлово авыл мәдәният йортында җирлек тарихына һәм аның гореф-гадәтләренә багышланган күргәзмә ачылган. Килүчеләр иске фоторәсемнәрне карадылар һәм җирле кул эшләре осталары белән аралаштылар. Илгизә Нәҗиповнаны ипи-тоз һәм "Русская...

    Лаеш районы башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина Рождествено авыл җирлеге эшен отчет сессиядә шундый сүзләр белән бәяләде.

    Авыл халкы мөһим вакыйгага җентекләп әзерләнгән. Дятлово авыл мәдәният йортында җирлек тарихына һәм аның гореф-гадәтләренә багышланган күргәзмә ачылган. Килүчеләр иске фоторәсемнәрне карадылар һәм җирле кул эшләре осталары белән аралаштылар.

    Илгизә Нәҗиповнаны ипи-тоз һәм "Русская душа" ансамбле башкаруында җырлар белән каршыладылар. Ул Рождествено осталары эшләре: картиналар, уенчыклар һәм башка әйберләр белән кызыксынды.

    Җирлек башлыгы Сергей Гуцу 2016 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты.

    -Узган елдагы төп вакыйга - Дятловода мәдәният йорты ачу булды,-дип билгеләп үтте Сергей Михайлович. - Концертлар һәм халык җыеннары үткәрә ала торган мондый заманча һәм уңайлы бина һәр авылда да юк. "Рождествено" сәнәгать мәйданчыгы актив үсә. Тангачи авылында коттедж поселогы төзелә. Җирлек инфраструктурасын яхшырту буенча эшләр алып барыла. Рөхсәтсез ике чүплекне юк иттек. Референдум йомгаклары буенча җыелган үзара салым акчаларына Дятловода Маяковский урамына асфальт җәелде һәм Сиңгелдә зират коймасы алыштырылды. Ясалма тигезсез урыннар ясалды һәм җәяүлеләр үтү урыны җиһазланды. Дятловода торак йорт ремонтланды.

    Авыл җирлеге депутаты Илшат Вәлиев акчаларына балалар мәйданчыгы төзелде:

    -Рождествено авыл җирлегендә яшәүчеләрнең горурланырлык эшләре дә бар, - -дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга Илгизә Тимершина. -

    Әмма эшләнәсе эшләр дә җитәрлек. Авыл халкы проблемаларын яшерергә түгел, ә уртак көч белән хәл итәргә кирәк. Кешеләр авылда калсыннар өчен гаилә фермаларын һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү зарур.

    Авылда яшәүчеләр җыелышта актив булдылар. Кешеләр су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булуга һәм карны вакытында чистартмауга зарландылар. Мәхәллә халкы һәм чиркәү настоятеле изге урынны торгызуда ярдәм итүне сорадылар. Сораулар күп бирелде, аларның һәркайсы утырыш беркетмәсенә кертелде. Сессия тантаналы төстә төгәлләнде.

    Эшләр планы бертавыштан расланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: