Кама ягы
  • Рус Тат
  • Бабайга хат

    Исәнме, кадерле бабам Кәрим Хөсәенович! Сиңа күп сәламнәр белән оныкчыгың Айзилә хат яза. Хатымның беренче юлларыннан ук шуны хәбәр итәсем килә. Мин синең оныгың Яруллина Алсу кызы. Әни синең турында бик күп сөйләде, синең укчылар дивизиясендә сугышуыңны һәм сугыштан яраланып кайтуыңны әйтте. Синең сугыш вакытында алган орденнарыңны күрсәтте, синең авылда...

    Исәнме, кадерле бабам Кәрим Хөсәенович!

    Сиңа күп сәламнәр белән оныкчыгың Айзилә хат яза. Хатымның беренче юлларыннан ук шуны хәбәр итәсем килә. Мин синең оныгың Яруллина Алсу кызы. Әни синең турында бик күп сөйләде, синең укчылар дивизиясендә сугышуыңны һәм сугыштан яраланып кайтуыңны әйтте. Синең сугыш вакытында алган орденнарыңны күрсәтте, синең авылда зур хөрмәткә ия кеше булуың турында сөйләде. Мин синең белән горурланам.

    Син хәзер исән булсаң, минем өчен шат булыр идең. Мин инде Лаешның 2 нче мәктәбенең 1 "б" сыйныфында укыйм, музыка мәктәбенең хореография, фортепиано классы буенча һәм гамәли сәнгать бүлегенә йөрим.

    Кадерле бабам, әгәр син бүгенге көнгә кадәр яшәгән булсаң, мин сине җитәкләп Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган Җиңү парадына алып барыр идем. Син безнең хәзер нинди матур, тыныч дөньяда яшәгәнне күрер идең.

    Кадерле бабам, сиңа һәм безнең бәхетле киләчәк өчен гомерләрен кызганмый сугышкан барлык солдатларга рәхмәт.

    Сәлам белән синең оныкчыгың Айзилә

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: