Кама ягы
  • Рус Тат
  • Банкирдан – аниматорга

    Район мәдәният йортында күп балалы һәм бала алган гаилә балалары әкиятләр һәм мультфильмнар геройлары белән күңел ачты. Бу профессиональ артистлар түгел, ә Саклык банкы хезмәткәрләре иде. -"175 игелекле эш" акциясе кысаларында банк хезмәткәрләре бар Татарстан буенча балалар өчен хәйрия концертлары үткәрәләр, - дип сөйли "Кама ягы" хәбәрчесенә Казаннан чыгыш ясарга...

    Район мәдәният йортында күп балалы һәм бала алган гаилә балалары әкиятләр һәм мультфильмнар геройлары белән күңел ачты. Бу профессиональ артистлар түгел, ә Саклык банкы хезмәткәрләре иде.

    -"175 игелекле эш" акциясе кысаларында банк хезмәткәрләре бар Татарстан буенча балалар өчен хәйрия концертлары үткәрәләр, - дип сөйли "Кама ягы" хәбәрчесенә Казаннан чыгыш ясарга килгән Айгөл Айтуганова. - Безне банк җитәкчелеге дә яклый һәм ярдәм итә. Без номерларны үзебез әзерләдек, костюмнар тектек һәм бүләкләр сатып алдык. Саклык банкында өлкән кешеләр өчен дә чаралар оештыралар.

    Мультфильм геройлары костюмнары кигәннәрдә җитди хезмәткәрләрне тану мөмкин түгел иде. Сабын куыклары белән фокуслар, күңелле эстафета һәм үзешчән аниматорлар башкаруында биюләр кечкенә тамашачыларда соклану уятты. Һәр бала бүләк алды һәм артистлар белән фотога төшәргә теләде. Тамаша барысына шулкадәр ошады ки, малайлар һәм кызлар кунакларны җибәрергә теләмәде һәм тагын бер номер күрсәтүләрен үтенде.

    Бәйрәмнән балалар бәхетле һәм шат күңелле килеш таралышты. Ә алар йөзендәге елмаю - кечкенә кешегә бүләк итәргә мөмкин булган иң яхшы нәрсә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: