Кама ягы

Лаеш шәһәре

Рус Тат
Көн темасы

Барлык шагыйрьләр бездә кунакта

Лаешта Гавриил Державинның тууына 274 ел тулуга багышланган Бөтенроссия шигърият фестивале булды. Июльнең җылы кичендә Лаешның Державин мәйданына шигърият һәм әдәбият яратучылар җыелды: мәктәп балалары һәм пенсионерлар, китапханәчеләр һәм укытучылар, хезмәткәрләр һәм эшмәкәрләр. Фестиваль кунаклары арасында - Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Татарстан...

Лаешта Гавриил Державинның тууына 274 ел тулуга багышланган Бөтенроссия шигърият фестивале булды. Июльнең җылы кичендә Лаешның Державин мәйданына шигърият һәм әдәбият яратучылар җыелды: мәктәп балалары һәм пенсионерлар, китапханәчеләр һәм укытучылар, хезмәткәрләр һәм эшмәкәрләр. Фестиваль кунаклары арасында - Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов бар иде.

Фестиваль бөек якташыбыз һәйкәленә чәчәкләр куюдан башланды. Санаулы минут эчендә монумент чәчәкләргә күмелде.

-Державин укулары яхшы гадәткә әйләнде, - дип әйтеп китте Михаил Афанасьев. - Без бөек якташыбызны популярлаштыру өчен үзебездән торганның барын эшләргә тырышабыз. Державин урыннары буйлап үткән туристик маршрут көннән көн таныла бара. Турфирмалар бу маршрутка сорау зур булуны билгеләп үтәләр. Ә безнең алда бик тә зур бурыч тора - киләсе елда Державинның 275 еллыгын лаеклы итеп үткәрү.

Фестивальдә әдәбият өлкәсендә Гавриил Державин исемендәге республика премиясе тапшырылды. Аңа "Цена вопроса" китабы өчен Альбина Нурисламова лаек булды.

-Бу минем өчен зур бүләк, - диде Альбина Равилевна. - Минем хезмәтемне шундый югары бәяләүләре өчен рәхмәт.

Башка бүләкләр дә тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында - балалар сәнгать мәктәбе директоры Валентина Алешина, Габишево мәдәни-спорт үзәге мөдире Гөлнара Яруллина һәм башкалар. "Созвездие-Йолдызлык" конкурсының "Конферанс" номинациясендә җиңү яулаган Абдуләхәт Алижанов мәдәни тормышта актив катнашуы өчен район башлагы рәхмәтенә лаек булды.

Шулай ук "Старик Державин нас заметил..." балалар конкурсына йомгак ясалды. Бүләкләрне Лаешның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Любовь Кузьмина тапшырды. Кече яшь төркемендә Хәерби мәктәбенең беренче сыйныф укучысы Ралина Сафина беренче урында. Урта яшьтәгеләр арасында беренче урында Пәрәү мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Аделина Гомәрова. Зур яшьтәгеләр төркемендә Шуран мәктәбе тугызынчы сыйныф укучысы Ольга Голова җиңде.

Мәйданда театральләштерелгән тамаша башланды. Тамашачылар күз алдында Державинга, Екатерина Икенчегә һәм башка тарихи персонажларга җан керде. Ә Лаеш районы артистлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Шигырьләрдән башка шигърият бәйрәме буламы соң? Шагыйрьләр микрофонга килеп төрле шигырьләр укыдылар: сугыш турында, мәхәббәт турында, дуслык турында. Яшь башкаручылар рус классиклары шигырьләренә романслар җырладылар.

Киләсе елда шигърият бәйрәме масштаблы булырга ошаган, чөнки Державинга 275 яшь тула!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район