Кама ягы
  • Рус Тат
  • Бүген Татарстан да террорчылык куркынычы булган зонага әйләнде

    Төрле халыкара террорчылык оешмаларыннан янаучы куркыныч чыннан да бар. -Татарстан башка Россия төбәкләре һәм дәүләтләр белән беррәттән террорчылык һөҗүмнәренә дучар булырга мөмкин, - дип саный хокук саклау органнары вәкилләре. Республика террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе барлык хезмәтләрне халыкны яклау буенча өстәмә чараларга юнәлтте. Кешеләр күпләп була торган урыннарга аеруча игътибар бирелә....

    Төрле халыкара террорчылык оешмаларыннан янаучы куркыныч чыннан да бар.

    -Татарстан башка Россия төбәкләре һәм дәүләтләр белән беррәттән террорчылык һөҗүмнәренә дучар булырга мөмкин, - дип саный хокук саклау органнары вәкилләре.

    Республика террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе барлык хезмәтләрне халыкны яклау буенча өстәмә чараларга юнәлтте. Кешеләр күпләп була торган урыннарга аеруча игътибар бирелә. Полиция һәм махсус хезмәтләр хезмәткәрләре тәүлек әйләнәсе көчәйтелгән режимда эшли. Аларның бурычы - потенциаль террорчыларны һәм аларның ярдәмчеләрен үз вакытында ачыклау.

    Мәсәлән, шуны әйтергә кирәк, Казан вокзалларында полицейскийлар дежур тора, алар әйберләрне, документларны тикшерәләр. Еш кына билетларның шәхесне раслаучы документ булганда гына сатылуын игълан итүне ишетергә була. Пассажирлар әлеге чараларны аңлап кабул итәләр: үз саквояжларын тыныч кына ачалар, паспортларын күрсәтәләр.

    Мәскәү дәүләт лингвистика университеты доценты, тарих фәннәре кандидаты Роман Силантьев республикада террорчылык актлары үткәрергә омтылулар артында исламчылык "идән асты" тора, дип саный.

    Беренче карашка, Татарстан кан елга булып агучы Ираннан ерак урнашкан. Әмма Әфганстанны искә алыйк. Талиблар чорында (1996-2001 еллар) анда һөнәри хәрби әзерлек өчен безнең якташлар - татарстанлылар китә башлый. Мондый беренче 17 ваххабчы 1999 елда Яр Чаллыдан китә.

    Совет хакимияте елларында иман мәсьәләләрендә күп нәрсә онытыла, халыкның грамоталыгы түбәнәя. Һәм шулчак Якын Көнчыгыштан миссионерлар бездә радикаль эчтәлекле исламны тарата башлыйлар. Моның өчен яшьләр лагерьлары, мәчетләрдә лекторийлар оештыралар. Тыңлаучыларны шәхси квартирларга җыялар, мәдрәсәләргә укытучылар булып урнашалар. Татар яшьләре арасында көчәйтелгән пропаганда алып баралар. Моннан тыш, алар Татарстан кешеләрен укырга Согуд Гарәпстанына җибәрүне финанслый башлыйлар.

    Республикада ислам террорчылыгы тарихы 1999 елның 1 декабрендә башлана. Ул чакта Кукмара районында "Уренгой-Помары-Ужгород" газүткәргечендә шартлау була.

    -Хокук саклау органнары өчен бу җитди сабак булды, - дип яза үзенең "Закат казанского феномена" мемуарларында ул чакта ТР эчке эшләр министры булган Әсгать Сәфәров. - Татарларның һәрчак уртача ислам яклы булуын белгәнгә, экстремизмның безнең халык традицияләрендә булмавына ышанганга, без тыныч идек.

    Шул ук вакытта республикада төрле чит ил ислам агымнары пропагандасы киңәя. "Хизб ут-Тахрир аль-Ислами" - "Партия исламского освобождения" үз гамәлләрен киңәйтә. 2000 нче елларда татарлар Әфганстанга йөриләр, хәрби тәҗрибә алалар.

    1998 елда радикаль исламчылар тәэсире Түбән Камада, Әлмәт, Яр Чаллы, Чистай, Бөгелмәдә аеруча ачык чагыла. Көч җыючы ваххабчыларны йөгәнләү өчен күп ихтыяр көче кирәк була.

    Хәзер террорчылыкка каршы көрәшнең төрле формалары һәм методлары эшләнә.

    -Барлык превентив чаралар күрелә. Без бу теманы контрольдә тотабыз, - дип ышандырды Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "События недели" газетасына биргән интервьюсында. - Тынычланырга кирәкми. Бу вак-төяк һәм без каядыр еракта, дияргә ярамый. Бик уяу булырга кирәк.

    Хокук саклау органнары хезмәткәрләре бу планда һөнәри осталык күрсәтәләр, халык арасында аңлату эшләре алып баралар, ул уңай нәтиҗәләр бирә. Мәсәлән, әле генә булган бер мисал.

    Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге дежур частена Кошевой урамы 1 йортта яшәүче лаешлылардан хәбәр керә: үзләренең йортларына керү урынында алар шикле тартма табалар. Алынган мәгълүматны полицейскийлар тиз һәм сыйфатлы эшкәртәләр. Полиция, МЧС хезмәткәрләре, табиблар урынга бара. Грамоталы төстә үткәрелгән оператив-тикшерү чаралары нәтиҗәсендә кыска гына вакыт эчендә шуны ачыклыйлар: бу монда яшәүче бер хатын-кыз өчен яңа ел бүләге булган.

    Күптән түгел безнең торак пунктка килгән барлык шикле кешеләр турында шулай ук шикле вакыйгалар һәм кеше күп була торган урыннарда калдырылган предметлар турында кичекмәстән Россия ЭЭМның Лаеш районы дежур бүлегенә 8 (84378) 2-55-41 телефонына яки Россия ФСБның ТР идарәсенә (843) 231-45-55 номерына, шулай ук 112 телефоны аша коткару хезмәтенә хәбәр итүегезне үтенәләр.

    Исламның радикаль алымнарына каршы көрәш катлаулы һәм күп планлы.

    Бу проблема бер көндә генә чишелми. Вәгазь укучылар тарафыннан кире якка әйләндерелгән аң чынбарлыкны кабул итми. Алданган яки үз якларына аударылган кешеләр якыннары белән элемтәне югалта, туганнарын хәтерләмәүче Иваннарга әйләнә. Исламны дөрес аңлаучы кешеләрне исә террорчылыкка тартып булмый, чөнки аның әлеге дөнья дине белән бернинди уртаклыгы юк. Террорчылар белемле мөселманнар арасында беркайчан да яклау тапмаячак.

    Район кешеләре фикере

    Андрей:

    -Әлегә барысы да тыныч. Төркем-төркем террорчылар чабып йөрми. Җирле халык радикалларны якламаячак: Татарстан мөселманнары хәлне аңлый.

    Эльвира:

    -Юк, татарларны җиһадка күтәрә алмыйсың. Татарстанда кешеләр яхшы яши һәм бар диннәрне дә хөрмәт итәләр.

    Илдус:

    -Без монда электән бергә яшибез - татарлар, руслар, чуашлар. Безнең районда ире белән хатыны ике диндә булган гаиләләр аз түгел. Мондый күпконфессияле гаиләләрдә башка кешеләрнең диннәренә хөрмәт белән карыйлар. Минем кызым православие динендәге кешегә кияүгә чыкты, ике туган энем рус кызына өйләнде. Без монда барыбыз да бергә кушылган. Хәзер нәрсә инде? Гаиләләрне бүлергәме? Ниндидер саташу. Ә кемгә дә булса тыныч Татарстан ошамый икән, китсен, чит җирдә һәлак булсын. Ә үзебезнекен без рәнҗетергә ирек бирмәбез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: