Кама ягы
  • Рус Тат
  • Бөтенроссия конкурсыннан – җиңү белән

    Лаеш балалар сәнгать мәктәбе педагогы Диана Хоботинада тәрбияләнүчеләр Казанда "Твое Время!" балалар,үсмерләр һәм өлкәннәрнең Бөтенроссия фестиваль-конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар. Конкурста Ольга һәм Арина Шульгиналар (әни һәм кыз) дуэты чыгыш ясады. Алар жюри әгъзаларын чиста тавышлары, башкару осталыгы белән таң калдырдылар һәм җиңүче кубогына, 1 дәрәҗә лауреат дипломына ия булдылар. Моннан...

    Лаеш балалар сәнгать мәктәбе педагогы Диана Хоботинада тәрбияләнүчеләр Казанда "Твое Время!" балалар,үсмерләр һәм өлкәннәрнең Бөтенроссия фестиваль-конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар.

    Конкурста Ольга һәм Арина Шульгиналар (әни һәм кыз) дуэты чыгыш ясады. Алар жюри әгъзаларын чиста тавышлары, башкару осталыгы белән таң калдырдылар һәм җиңүче кубогына, 1 дәрәҗә лауреат дипломына ия булдылар. Моннан тыш Арина Шульгина "Халык вокалы" номинациясендә 3 дәрәҗә лауреат исеме алды.

    "Яраткан җырлар" номинациясендә Гөлия Аитова иң яхшы дип танылды. "Ансамбль"номинациясендә "Смайлики" уңышлы чыгыш ясады (2 дәрәҗә диплом). Ясминә Исмәгыйлова һәм Виктория Золотоверхова ( "Эстрада вокалы" номинациясе) 3 дәрәҗә дипломнар алдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: