Кама ягы
  • Рус Тат
  • Чернобыль чаңы

    Атом реакторы шартлавы турында дөнья утыз ел элек белде. Украин шәһәрләре Припять һәм Чернобыль янындагы Чернобыль АЭСында зур авария 1986 елның 26 апрелендә килеп чыга. Атом электр станциясенең дүртенче блогындагы шартлау күп кешеләр тормышын "аңа кадәр" һәм "аннан соң"га бүлде. Ул чактагы Украина Совет Социалистик Республикасында яз һәм берни дә...

    Атом реакторы шартлавы турында дөнья утыз ел элек белде.

    Украин шәһәрләре Припять һәм Чернобыль янындагы Чернобыль АЭСында зур авария 1986 елның 26 апрелендә килеп чыга. Атом электр станциясенең дүртенче блогындагы шартлау күп кешеләр тормышын "аңа кадәр" һәм "аннан соң"га бүлде.

    Ул чактагы Украина Совет Социалистик Республикасында яз һәм берни дә бәла килеп чыгачагы турында кисәтми. Төнге беренче яртыда көчле шартлау яңгырый. Атом станциясенең зур мәйданы ватык-китекләр һәм калын тузан катламы белән каплана. Янган реактордан күтәрелгән радиоактив матдәләр болыты Европа, Белоруссия, Украина һәм Россия территорияләренә тарала.

    Техноген фаҗига нәтиҗәләрен бетерү өчен Советлар Союзы зур күләмдә кеше ресурслары мобилизацияли. Авария ликвидаторлары арасында кырык өч яшьлек хезмәт ветераны, 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогында яшәүче ике малай атасы Алексей Кузовов та була.

    -Мин ул чакта Лаеш кошчылык фабрикасының чистарту корылмалары операторы булып эшли идем. Җәй, урак өсте якынлаша - җан рәхәте! Кинәт район хәрби комиссариатыннан чакыру алдым, - дип искә ала Алексей Васильевич. - Безне, бар районнан җыелган 27 кешене Казанга илттеләр. Башкалада гына хәрби комиссар безнең Чернобыльгә баруыбызны хәбәр итте. Ике тәүлек тә үтмәде, безне Оренбург өлкәсендәге Тоцкий полигоны каршы алды.

    Монда август дәвамында яңа килгән ликвидаторларны ЧАЭСтагы авария нәтиҗәләрен бетерүгә әзерлиләр. Радиактив матдәләрне дезактивацияләргә, бина һәм корылмаларны дөрес тикшерергә һәм эшкәртергә өйрәтәләр. Безнең якташыбыз, өлкән химик квалификациясе алгач Белая Церковьта урнашкан Себер полкына җибәрелә. Ә аннан кешеләрне турыдан-туры авария нәтиҗәләрен бетерергә алып китәләр.

    -Мин атом реакторында биш тапкыр булдым, - ди вакыйгаларда катнашучы. - Без автоном саклагыч костюмнар һәм зур күзлекләр киеп җимерелмәгән реакторлардан радиоактив чүпне җыйдык. Кайчак көрәк, ә кайвакыт куллар белән шартлаган блокның эрегән кисәкләрен күчердек. Биш минуттан артык эшләргә рөхсәт ителми иде: костюмнарның химик саклавы җитәрлек күләмдә түгел. Янәшәбездә япон роботлары эшләде, аларның күбесе радиация дәрәҗәсенә түзә алмыйча, сафтан чыкты.

    Калган вакытта ликвидаторлар эвакуацияләнгән гражданнарның торак йортларын, мәктәпләр биналарын химик эремәләр белән эшкәртәләр.

    -Без башта палаткаларда алтышар кеше яшәдек, аннан соң зур палаткаларда - 42 шәр. Кыр кухнясы, буржуйкалар яктык. Яхшы эшләдек, - дип дәвам итә Алексей Кузовов. - Ноябрь бәйрәмнәре алдыннан полк командиры миңа яхшы эшләгәнем өчен рәхмәт белдерде.

    Ә ике атнадан Алексей өенә кайта һәм шунда ук кошчылык фабрикасында эшен дәвам итә. Өч ай дәвамында аның күрү сәләте начарлана, бер күзенә операция ясарга туры килә. Икенчесе дә күрми диярлек. Чернобыльче инвалидлык рәсмиләштереп тормый. Аның хезмәт стажы ташламалы 25 ел урынына 40 ел тәшкил итә.

    Хәзерге вакытта 73 яшьлек пенсионерның күңеле күтәренке, ул язгы бакча эшләренә әзер. Җиде тавыктан торган хуҗалык һәрдаим игътибар һәм карап тору таләп итә. Күңелен төшермәүче орден иясе оныклары килүгә бик шат һәм үзенең наяннары турында бик җылы сүзләр сөйли.

    2006 елда Алексей Васильевич Батырлык ордены белән бүләкләнде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: