Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
Көн темасы

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтлиләр

Бүген "Корстон-Казан"да булган тантанада башкалар белән бергә безнең район делегациясе дә хөрмәтләнде.

Аның составында район башлыгы Михаил Афанасьев, Лаеш районы авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Марсель Миндубаев, "Атабай" агрофирмасы" җәмгыяте директоры Ринат Гайфуллин, "Зарипов Г.Б." крестьян хуҗалыгы башлыгы Гафур Зарипов бар. Делегациянең башка әгъзаларының да бар тормышы авыл хуҗалыгы белән бәйле. "ВАМИН Татарстан һәм компания" хуҗалыгы машина белән сыер саву операторы Әлфия Зыятдинова 19 яшендә дуңгыз фермасына эшкә килә, ә 2002 елда сыер сава башлый. Миләүшә Милина ("Ак Барс" кошчылык комплексының Лаеш филиалы) чирек гасыр инде кошлар карый. "Семиречье" агрофирмасы" механизаторы Илфар Батталов - атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Баш инженер була, ә хәзер улы белән бер экипажда эшли. Усман Вәлиуллин - авыл хуҗалыгының атказанган ветераны, "Столбище" тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының элекке директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казань undefined Корстон