Кама ягы
  • Рус Тат
  • Юл кешеләргә хезмәт итсен өчен

    Шундый тармак бар, аның уңышлары ап-ачык булса да, моңа соклану кабул ителмәгән. Аның хезмәткәрләре эшләгән барлык уңайлыкларга шулай тиеш дип карала. Ә җитешсезлекләр өчен аларны ялкау кеше генә әрләмидер. Әлеге хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәләре туры мәгънәсендә көн саен һәркайсыбыз аяк астында булганлыктан шулай бу. Сүз юллар һәм алар өчен җаваплылар турында.

    -"Татавтодор" ААҖнең Шәһәр яны филиалы Чирпы участогы коллективы федераль, республика һәм территориаль дәрәҗәдәге 200 километрдан артык юлга хезмәт күрсәтә, - ди участок начальнигы Марат Галимов. - Ә бу бер генә көнгә дә игътибарсыз калдырырга ярамаган бик зур хуҗалык. Безгә елның төрле вакытында, теләсә нинди һава шартларында да эш җитәрлек...

    Әлеге планда быелгы сезон үрнәк булырлык сезоннарның берсе. Мәсәлән, лаешлылар һәм шәһәргә килүчеләр аңа керү юлының төзелеп бетүен көтәләр. Юлчылар аны планлаштырганча 1 сентябрьгә тапшыра алмадылар. Әмма моның нигезле сәбәпләре бар. Марат Галимов сүзләре буенча, эш планына төзәтмәләр иске юл капламын ачу барышында кертелгән. Озак еллар файдаланылган бу участок тулысынча яраксыз хәлгә килгән. Барлык 10 суүткәргеч торбаны гына түгел, бар туфрак мендәрен дә алыштырырга туры килгән. Ә бу меңнәрчә тонна туфрак, җир, ком, вак таш, известь. Хәзер зур күләмдә эш артта калган. Юлның беренче - тигезләүче капламы җәелү белән трассада хәрәкәт яңадан башланды. Тапшыруның соңгы сроклары киләсе елның язына күчерелгән. Төзелешнең соңгы этабы булып икенче капламны җәю тора. Ә хәзергә юл кырыйларына вак таш җәю, юл яны территорияләрен планировкалау бара.

    Юлсызлыктан башкалардан күбрәк интегүче ерак авыллар - Яушыйк, Татар Янтыгы кешеләре юл хезмәте эшен үз балалары һәм оныкларының киләчәге белән бәйләп карыйлар. Әлеге авылларга юл салу-Чирпы участогы коллективының мөһим бурычларының берсе. Быел гына да Яушыйкка илтүче 3,5 км, Татар Янтыгына илтүче 1,5 км юл файдалануга тапшырылган. Хәзерге вакытта юл хезмәте эшчеләре Александровкага килү юлы төзелешенә тотыналар. Барлык юнәлешләрдә дә юл эшләре яңа, заманча технологияләр кулланып башкарыла. Ә бу сыйфатны гарантияли.

    Бу көзге көннәрдә юл хезмәтенең эше арта. Төзелеш эшләре белән бер үк вакытта юлларны кышкы сезонга әзерләү эшләре алып барыла, комлы-тозлы катнашмалар запасы булдырыла. Юлларга кышкы шартларда хезмәт күрсәтү өчен җитәрлек күләмдә техника әзерләнгән. Бозлавык вакытында куркыныч турында кисәтүче юл билгеләре куела.

    Сүз уңаеннан, участок коллективы өчен кыш - катлаулы, әмма гадәти чор. Участокта эшләүче кадрлар белән әлеге хезмәт күп нәрсә башкара ала.Тормыш күрсәткәнчә, юл хуҗалыгында эшләү югары квалификация, физик һәм мораль көч таләп итеп кенә калмый, еш кына тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч та булырга мөмкин. Ачык һавада, теләсә нинди һава шартларында, еш кына экстремаль шартларда эшләргә туры килә. Бу өлкәдә үз эшенең осталары хезмәт кую очраклы түгел. Яхшыларның яхшылары - комплекслы "МАН" машина йөртүчесе Владимир Чебурашкин, автогрейдер йөртүче Александр Курченков, тракторчы Николай Ильин. Юлларга, димәк, кешеләргә хезмәт күрсәтүче Чирпы участогының башка хезмәткәрләре өчен дә үз эшләрен намуслы итеп башкару хас.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: