Кама ягы
  • Рус Тат
  • “Ике буын – бер язмыш”

    "Хөрмәтле редакция! Сезгә кадерле ирем һәм оныгым истәлегенә үзем язган һәм бастырган "Два поколения - одна судьба" китабымнан өзекләр җибәрәм. Җиңү көне белән котлыйм! Тыныч тормыш, сәламәтлек, уңышлар телим", - моннан берничә көн элек без Лазаревское поселогыннан (Сочи) якташыбыз Советлар Союзы Герое А.П.Малышевның тол хатыны Фаина Андреевнадан шундый хат алдык.

    Малышев Алексей Петрович 1926 елның 8 октябрендә Лаеш районы Паново авылында туган. Узган гасырның 30 нчы елларында Идел буенда ачлык һәм тиф була. Алешаның әти-әнисе бер елда вафат була, биш яшьлек бала ялгыз кала. Ятимлек яшәү, исән калу өчен көрәш мәктәбенә әйләнә һәм Алексейны һөнәр училищесына алып килә, сугыш башланганда ул шунда була.

    Күп яшьтәшләре кебек үк Алексей сугышка киткән эшчеләрне алыштыру өчен заводта эшли башлый. 15 яшендә ул Казандагы хәрби заводта металл буенча токарь була инде. Балалар өлкәннәр белән бертигез, 12-14 әр сәгать эшлиләр. Кечкенәләр, ябыклар, ярым ачлар бик туңалар, мастер киткәч салкын заводтагы бердәнбер җылылык чыганагы булган торбалар арасына керәләр. Мастер килә, ә "кечкенә эшчеләр" юк. Ул аларны бик кызганса да, берни эшләр хәл юк, яңадан станокларга куа.

    17 яшендә 1943 елның октябрендә Алексей үз теләге белән Кызыл армиягә китә. Сугыш Белоруссия, Көнчыгыш Пруссия, Польша территорияләрен үтеп Германия җиренә якынлаша. 1945 елның февралендә безнең гаскәрләр канкойгыч сугышлар белән Одер елгасына килеп җитәләр. Елга боз белән капланган була. Әмма Берлинга юл ачу өчен икенче ярга чыгарга кирәк.

    Сержант Малышев командалык иткән отделение алдына шундый бурыч куела. Буран котыра, аларны соңрак күрәләр. Кинәт дошман пушкалары ата башлый һәм боз ярыла. Сугышчылар бер боздан икенчесенә сикерәләр, кая сикерәсен сизәләр. Аларга, алар янәшәсендә аталар. Калкулыктан, заводтан, вагонеткалардан аталар. Фаустпатроннардан боз күп ярыла. Канонада бер дә тукталмый. Аларны йотарга әзер боз боткасы ага. Ә ярдан егерме метрлы боз кисәге аерыла, алда фәкать ботка һәм бозлы су. Артта боз ярыла һәм Лешаның дусларының берсе ахылдап суга китә. Янында кемдер егыла һәм боз астына китә. Бу рота командиры була.

    Припомни, Алеша, февраль в 45-м.

    На Одере лед, весь в дыму и крови.

    Припомни, как шли и тонули солдаты

    Во имя великой к Отчизне любви!

    Там смерть по полкам и по ротам ходила,

    Тянула в холодную глубь, в полынью.

    Припомни, как спас своего командира

    Ты, храбрый солдат, в незабытом бою.

    Ярылган боздан сугышчылар салкын суга сикерәләр, ә ярга чыккач аларның өчәү генә булуы беленә, тагын өч яралы яр буенда ята.

    Бозланып каткан сырма пыяла кебек зеңгелди, юешләнгән аяклар ката, әмма завод ягыннан гитлерчылар төркеме килә. Солдатлар окоп казып ышыкланалар, дошман белән очрашуга әзерләнәләр. Безнең гаскәрләр килгәнче аларга өч тапкыр атаканы кире кагарга һәм плацдармны үз кулларында тотарга туры килә.

    ...Алексейны котлап сугышчан генерал аны аталарча кочаклый: "Димәк, җырда дөрес җырлана: суда да батмыйбыз, утта да янмыйбыз! Беренче булып дошман җиренә аяк басу - бу кыюлык! Котлыйм сине!"

    Фюрстенберг шәһәре өчен барган сугышта Малышев яшеренеп дошман кулындагы җиргә керә һәм ДЗОТ шартлата. Алда тагын каты сугышлар күп була. Шуларның берсендә Алексей яралана, аны бозланган киемдә, башы һәм тезе ярчыклар белән яраланган хәлдә табалар. Ул гомеренең соңгы көненә кадәр башындагы ярчыклар белән яши.

    Сугыштан соң Алексей Петрович хәрби училище тәмамлый. Ул рядовойдан полковникка кадәр 42 ел, 1985 елга кадәр армиядә хезмәт итә. Алексей Петрович 1998 елда кинәт вафат була һәм Советлар Союзы Герое буларак Сочи шәһәре Лазаревское поселогының Геройлар тавында җирләнә. Аңа 72 яшь була.

    ...Без ике кыз үстердек, аннан соң оныкларыбыз булды, Алексей Петрович алар белән бик горурланды. Алар да, бабалары кебек, "шундый һөнәр бар - Туган илне саклау" дип исәпләделәр. Оныгы Алеша икеләнми: "Бабам кебек хәрби булам". 1995 елда Казанда югары команда танк училищесын тәмамлап, ул беренче лейтенант мәктәбен 1996 елда Дагстанда һәм Чечняда үтә.

    Обычным и добрым был парнем,

    Учился и верил в мечту.

    И высшую, деда достойную,

    Готовился взять высоту.

    Но задул где-то ветер горячий

    Кавказский и злой,

    И в кровавую бойню

    Увлек он тебя за собой.

    Лейтенант Алексей Малышев (рәсемдә уңда) II дәрәҗә "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" ордены медале белән бүләкләнә. Бүләккә тәкъдим итү язуында ул 1996 елның 24 мартында Чечняда Ножай-Юрт авылын камаганда аеруча батырлык күрсәтте диелгән. Ә 1945 елның 24 мартында Бөек Ватан сугышында аның бабасы, Белоруссия фронты пехота рядовое Малышев Алексей батырлык күрсәтә һәм Герой Алтын Йолдызы белән бүләкләнә! 51 елдан соң исемнәр һәм даталарның ничек туры килүе. Бөек Ватан сугышы ветераннары ярты гасырдан соң оныклары, хәзерге буын күкрәгендә сугышчан бүләкләр күрербез дип уйладылармы икән.

    Алексей Петровичның оныгы Алеша 2002 елда Грозныйда гвардия майоры званиесендә, аерым танк батальоны командир урынбасары вазифасында һәлак була. Алексей Александрович Малышев "Батырлык өчен" һәм II дәрәҗә "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" медальләре белән бүләкләнгән. Үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Алешага 27 яшь иде. Ул Сочи шәһәренең Лазаревское поселогында җирләнде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: