Кама ягы
  • Рус Тат
  • Егыласың икән, тор һәм алга бар

    Җилкәнле спорт - бу матур тамаша гына түгел. Ул түземлелек, ныклык, егылгач тора һәм алга бара алуны формалаштыра. "Кама диңгезе" регатасы барлык бу сыйфатларны күрсәтү мөмкинлеге бирә. Татарстанның иң яхшы акваторияләренең берсендә үткән ярышларның бишенчесе бу, кечерәк юбилей. Ярышлар милләткә яки дини карашка бәйсез төстә бар спортчыны берләштерә. Яшьнең дә...

    Җилкәнле спорт - бу матур тамаша гына түгел. Ул түземлелек, ныклык, егылгач тора һәм алга бара алуны формалаштыра. "Кама диңгезе" регатасы барлык бу сыйфатларны күрсәтү мөмкинлеге бирә. Татарстанның иң яхшы акваторияләренең берсендә үткән ярышларның бишенчесе бу, кечерәк юбилей. Ярышлар милләткә яки дини карашка бәйсез төстә бар спортчыны берләштерә. Яшьнең дә әһәмияте юк. Регатаны тантаналы ачу барышында Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраганда тугыз яшьлек спортчы да, күптән түгел 68 яшен билгеләп үткән ТР җилкәнле спорт федерациясе әгъзасы да тын калды.

    Казан, Яшел Үзән, Чаллы, Алабуга, Тольятти, Түбән Новгород, Башкортостан, Пермь крае, Чиләбе өлкәсе, Ярославль өлкәсеннән килгән яшь яхтсменнарны Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев сәламләде.

    -"Кама диңгезе" җилкәнле регатасы үзен танытты. Анда катнашучылар саны елдан-ел арта. Без бу ярышларны яратабыз. Аларны көтәбез, аңа ныклап әзерләнәбез. Спортчыларга яшәү өчен уңайлы шартлар тудырабыз, аларның ялын оештырабыз.

    Михаил Афанасьев ТР җилкәнле спорт федерациясенә һәм шәхсән Юрий Бродниковскийга рәхмәт белдерде. Михаил Павлович сүзләре буенча, Юрий Петрович "Кама диңгезе" җилкәнле регатасын оештыручы, аның генераторы.

    -Район һәм аның башлыгы катнашыннан башка "Кама диңгезе" булмас та иде. Биш ел элек әлеге чараны уйлаганда ул шулкадәр массакүләм булыр дип исәпләмәдек, - диде ТР җилкәнле спорт федерациясе вице-президенты Юрий Бродниковский. - Шуны гына әйтәсем килә, бервакыт ярышта катнашучылар саны күп мәртәбәләр артачак.

    ТР җилкәнле спорт федерациясе идарәсе рәисе Алмаз Алиев Лаешта үткәрелә торган регата киләчәктә халыкара дәрәҗәгә күтәрелер дигән өметен белдерде.

    Тантаналы өлеш тәмамланды, яхтсменнар яхталары туктаган Кама ярындагы махсус мәйданчыкка юл алдылар.

    Кайберләре җилкәннәре беркетелүне тикшерә, икенчеләре коткару жилетлары кия, башкалары журналистлар белән аралаша. Балаларның, әзер булсалар да, дулкынланулары сизелә.

    -Җилкәнле спорт белән ике ел шөгыльләнәм. Чиләбедә "Кадетлар" классында алтын медалем бар, Озерскта командабыз ике медаль алды, - дип сөйли Миасстан Филипп Гордеев. - Бу ярышларда Снеженск балаларының көчле булуларын беләм. Әмма мин җиңүгә өмет итәм.

    Ярышлар төгәлләнде, нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләрнең исемнәре аталды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: