Кама ягы
  • Рус Тат
  • Эпидемиягә каршы торырга әзербез

    Лаешта шәхси хуҗалыкта дуңгызларның африка чумасы учагын бетерү буенча республика команда-штаб өйрәнүләре булды. Махсус техника машиналары алдына саклану комбинезоннары, маскалар һәм күзлекләр кигән Лаеш районы отряды тезелгән. 2006 елда барлыкка килгән отрядка ветеринар тикшерү, тоту, исәпкә алу, утильләштерү, дезинфекцияләү, тәртип саклау төркемнәре керә. Юл хәрәкәтен көйләү, кыргый хайваннар санын көйләү,...

    Лаешта шәхси хуҗалыкта дуңгызларның африка чумасы учагын бетерү буенча республика команда-штаб өйрәнүләре булды.

    Махсус техника машиналары алдына саклану комбинезоннары, маскалар һәм күзлекләр кигән Лаеш районы отряды тезелгән. 2006 елда барлыкка килгән отрядка ветеринар тикшерү, тоту, исәпкә алу, утильләштерү, дезинфекцияләү, тәртип саклау төркемнәре керә. Юл хәрәкәтен көйләү, кыргый хайваннар санын көйләү, табиб-шәфкать туташлары төркеме һәм янгын сүндерү отряды да монда иде.

    Дуңгызларның африка чумасы (АЧС) аеруча куркыныч авырулар төркеменә керә. Бу вируслы авыру йорт һәм кыргый дуңгызларның 95-100 процентының үлеменә китерә. Авыру хайваннар төп вирус тарату чыганагы булып тора. Вирусларны кошлар, йорт һәм кыргый хайваннар, кимерүчеләр тарата.

    Өйрәнүләрдә район башлыгы Михаил Афанасьев, республика җитәкчелеге һәм район хезмәтләре вәкилләре катнашты.

    -Ел башыннан Россия Федерациясендә авыруның 138 очрагы теркәлгән, - дип беренче булып сүз алды Абхазиядә һәм Ставрополь краенда АЧСны бетерүдә катнашкан биология фәннәре докторы Рәшит Асланов. - Бүгенге чараның максаты - чуманың республика территориясенә керүенә һәм аның таралуына юл куймау.

    Өйрәнүләр кереш өлештән башланды. Отряд җитәкчесе - Лаеш районы баш ветеринария табибы Олег Портнов ветеринария берләшмәсенә шәхси хуҗалыкта дуңгыз балалары үлеме турында хәбәр килде, дип белдерде. Тикшерү һәм патология материалы алу төркемнәре полиция хезмәткәрләре белән берлектә эшкә керештеләр. Хуҗа сүзләре буенча, ул ике көн элек агач утыртмалар буеннан дуңгызларга ашату һәм асларына җәю өчен үлән чапкан, ә бүген ике дуңгыз баласының хәрәкәтсез ятуын күргән.

    Төркемдә катнашучылар үлгән хайваннарны ишегалдыннан алып чыктылар. Сәбәпләрен ачыклау өчен аларны ярып карадылар, патология материалы алдылар, республика ветеринария лабораториясенә җибәрү өчен төргәкләделәр һәм озаттылар.

    Өйрәнүләр планы буенча экспертиза нәтиҗәләре сөенерлек түгел - чума вирусы ачыкланган. Икенче этапта бу хуҗалыкка тоту төркеме килде, анда катнашучылар сарайдан исән дуңгызларны кан коймыйча йоклату өчен тотып алып чыктылар. Барлык хайваннарны теркәделәр һәм мәҗбүри юк итүгә компенсация күләмен исәпләү өчен үлчәделәр. Бинадан барлык дуңгыз балалары үләксәләрен алып чыгып транспортка төяделәр. Моннан тыш яндыру өчен агачтан эшләнгән әйберләрне чыгардылар, ә металл әйберләрне кыздырдылар. Шәхси хуҗалык территориясен һәм чыккан транспортны дезинфекцияләделәр.

    Шәһәргә керү һәм чыгу урыннарының барысына үткәрү режимы төркеме постлары куелды, аларда ЮХИДИ хезмәткәрләре Россельхознадзор белгечләре белән берлектә эшләделәр. Алар автотранспортны терлекчелек продуктлары алып керүгә һәм алып чыгуга тикшерделәр.

    Хайван үләксәләре янган чокырда утильләштерелде, чумага каршы костюмнар да салганнан соң шунда юк ителделәр. Янгын иминлеген тәэмин итү өчен яндырган җирдә автоцистерна белән янгын сүндерүчеләр дежур торды.

    Эшне төгәлләп отрядның личный составы санитар эшкәртү һәм медицина каравы үтү өчен санитар пунктка кайтты.

    Куркыныч чыганагын юк итү буенча өйрәнү уңышлы тәмамланды.

    -Өйрәнүләр башкарма хакимият органнарының, шулай ук урыннардагы җыелма эпизоотик отрядның бердәм эшләвен ачык күрсәтте, - дип бәяләде ТР буенча ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов. Россия Федерациясе ГО, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казаларны бетерү министрлыгының ТР баш идарәсе начальник урынбасары Андрей Орлов дуңгызларның африка чумасы була калса, районның личный составы әзерлеге яхшы булуын билгеләп үтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: