Кама ягы
  • Рус Тат
  • Габишево яхшыра, матурая бара

    Габишево авыл җирлеге отчет сессиясендә узган елдагы эш йомгакларын тикшерделәр һәм быелга бурычлар билгеләделәр. Габишево - районның иң яшь торак пункты, аңа 30 ел. Авыл динамик үсә, заманча инфраструктурага ия, эш урыннары да күп. -2016 елда халыкның табигый артуы күзәтелде,- дип әйтеп үтте авыл җирлеге башлыгы Рамил Хөсәенов. - Яшь...

    Габишево авыл җирлеге отчет сессиясендә узган елдагы эш йомгакларын тикшерделәр һәм быелга бурычлар билгеләделәр.

    Габишево - районның иң яшь торак пункты, аңа 30 ел. Авыл динамик үсә, заманча инфраструктурага ия, эш урыннары да күп.

    -2016 елда халыкның табигый артуы күзәтелде,- дип әйтеп үтте авыл җирлеге башлыгы Рамил Хөсәенов. - Яшь белгечләр шәһәргә китмичә авылда калсыннар өчен шартлар тудырыла. Шушы көннәрдә Северная урамында ике йорт файдалануга тапшырылды. Өстәмә суэтем башня һәм канализация станциясе урнаштырылды. Референдум йомгаклары буенча җыелган үзара салым акчалары җирлек бюджетын 832 мең сумга тулыландырды. Ул акчаларга Ленин һәм Совет урамнарында юл чокырлары ямалды. Капиталь ремонт һәм төзелеш программасы буенча Октябрь урамындагы күп катлы йортларның түбәләре яңадан ябылды, Яшьләр урамында да шундый эшләр бара. Урамнар яктырту үзгәртелде. Авылга керү урынына юл билгеләре белән күтәренке урын ясалды, тамгалар салынды.

    Эштә мөһим юнәлешләрнең берсе - балалар инфраструктурасын яхшырту.

    -Халык үтенече буенча Октябрь һәм Совет урамнарында ике уен мәйданчыгы булдырылды,- дип бәян итә Рамил Тәлгать улы. - 2015-2016 уку елы йомгаклары буенча армия генералы Мәхмүт Гәрәев исемен йөрткән Габишево урта мәктәбе Татарстанның иң яхшы йөз авыл мәктәбе арасына керде. Ул берничә республика бәйгесендә җиңде һәм приз алды, шулай ук ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы грантын алды. Хәзерге вакытта мәктәп бинасы ремонтлана, ул 28 миллионга төшәчәк.Балалар бакчасында реконструкция эшләре төгәлләнде. Ул эшләр 12 миллион сумлык булды.

    Проблемалар да бар. Иң зурысы - балалар бакчасында урыннар җитмәү. Авыл җирлеге башлыгы сүзләре буенча, бакчага 169 кеше чират тора. Мәдәни-спорт үзәге бинасына да ремонт таләп ителә. Габишевода яшәүчеләрне эчә торган су сыйфаты борчый. Җирлек башлыгы Михаил Афанасьевтан авылны "Чиста су" республика программасына кертүдә булышлык сорады.

    Отчет сессиядә 2017 елга эш планы да яңгырады.

    -Төп бурыч җирлектә су белән тәэмин итү системасын үзгәртеп ясау,- диде Рамил Хөсәенов. - Республика программасы буенча мәдәни-спорт үзәге бинасы янәшәсендә 8,5 миллион сумлык универсаль спорт мәйданчыгы урнаштырылачак. "Северный" микрорайонына килү юлларына асфальт җәеләчәк.

    Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев Габишево авыл җирлегендә эшләнгән эшләргә югары бәя бирде һәм киләчәктә уртак муллык өчен нәтиҗәле хезмәт итүләрен теләде. Авыл алдынгыларына ул грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: