Кама ягы
  • Рус Тат
  • Габишевода өй туе

    Социаль ипотека, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү һәм Бөек Ватан сугышында катнашканнарны яклау программалары буенча заманча йортлар төзелә. Заманча сыйфат стандартларына ярашлы төстә төзелгән биш катлы ике матур бина рәсми төстә ачылганчы ук авыл бизәгенә әйләнергә өлгерде. Барысы да анда кешеләрнең тизрәк күчүен көтте. Һәм бу көн килеп җитте....

    Социаль ипотека, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү һәм Бөек Ватан сугышында катнашканнарны яклау программалары буенча заманча йортлар төзелә.

    Заманча сыйфат стандартларына ярашлы төстә төзелгән биш катлы ике матур бина рәсми төстә ачылганчы ук авыл бизәгенә әйләнергә өлгерде. Барысы да анда кешеләрнең тизрәк күчүен көтте. Һәм бу көн килеп җитте. Салкын булуга карамастан, йортлар каршына тантанага килгән кешеләр күп иде. Габишеволыларны өй туе белән котларга Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, "Ак Барс" кошчылык комплексының директорлар советы рәисе Ришат Хисмәтуллин һәм "Строитель" ЧҖҖ директоры Ленар Григорьев килде.

    -Бу район тормышында зур вакыйга, - диде Михаил Павлович. - Киләчәктә Габишевода яңа "Северный" микрорайоны төзеләчәк, анда үзләренең балалар бакчасы, спорт мәйданчыклары һәм кафе булачак.

    В Лаишевском районе сданы в эксплуатацию два многоквартирных жилых дома

    Ришат Хисмәтуллин яңа йортка күчүчеләргә бәхетле тормыш теләде.

    -Һәр квартирда балалар көлүе яңгырасын, - диде Ришат Сәхап улы. - Матур урыннар, сыйфатлы торак һәм йортка якын гына булган эш урыннары - гаилә бәхете өчен кирәк булган бар нәрсә шулар!

    Дәрәҗәле кунаклар яңа йортка күчүчеләргә квартир ачкычлары тапшырдылар, ә бәләкәчләргә керү юлындагы кызыл тасманы кисү хокукы бирделәр. Йорт аларны чиста һәм якты керү урыны, җайлы һәм җылы квартирлары белән каршылады.

    -Без яңа торакка күчүне бик озак көттек, - дип шатлыгын яшерми сөйли Альбина Шишолина. - Без әле бу мизгел җитүгә ышанып та бетмибез. Менә өйгә песи алып киләбез.

    Татарстанда торак төзелеше бик актив алып барыла һәм торган саен күбрәк яшь белгечләр шәхси квартирларына күчә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: