Кама ягы
  • Рус Тат
  • Гайнетдиновларның дүрт буыны

    Шактый гомер яшәгән бу кызыклы кеше шатлыгын да, кайгысын да күргән. Ул төшенкелеккә бирелмәгән, кешенең язмышы фәкать үзеннән торуына инанган. Галимҗан Гайнетдинов Сокурыда яши. Үзенең торган җире белән горурлана, аның чәчәк атуы өчен күп тырыша. Тормыш иптәше белән "Центральный" тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгында эшләгән. Соңрак Галимҗан Салих улы башка хезмәткә күчә: Лаеш...

    Шактый гомер яшәгән бу кызыклы кеше шатлыгын да, кайгысын да күргән. Ул төшенкелеккә бирелмәгән, кешенең язмышы фәкать үзеннән торуына инанган.

    Галимҗан Гайнетдинов Сокурыда яши. Үзенең торган җире белән горурлана, аның чәчәк атуы өчен күп тырыша.

    Тормыш иптәше белән "Центральный" тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгында эшләгән. Соңрак Галимҗан Салих улы башка хезмәткә күчә: Лаеш районы аша үткән хөкүмәт элемтәсе иминлеге өчен җавап бирә. Яшь чагында Балтикада хезмәт итә, корабль радарларын карый. Яңа эш урыны сайлауда бу аңа ярдәм итә.

    Хәзер лаеклы ялда булган Галимҗан Гайнетдинов авылның җәмәгать тормышында актив катнаша, шигырьләр яза. Өстәвенә ул Г.Р.Державин исемендәге бишенче район иҗат конкурсының "Шигърият" номинациясе лауреаты да.

    Җиңүне Берлинда каршылаган әтисе Салихҗан Гайнетдинов турында "Кама ягы" газетасы 2014 ел 14 ноябрь санында ( "Җиңүне Берлинда каршылады") язган иде. Сугыштан кайткач ул "Алга" колхозы рәисе була. Галимҗан әтисенең уртак эш өчен янып йөрүен күрә. Олы тормышка аяк баскач ул да актив тормыш юлы ала.

    -Газетада әтием турында мәкалә чыккач мин аның туган ягы Спас районы Каюки (Көек) авылына бардым, - дип сөйли Галимҗан Салихович,. - Үз туганнарымны таптым, алар мине җылы каршыладылар. Гайнетдинов фамилиясен йөрткән барлык туганнарны җыйдым - 20 кеше булдык. Туганнарым минем тормыш-көнкүреш, киләчәккә планнарым белән кызыксындылар. Минем гаилә хәлләрен белештеләр - ике улым бар. Кечесе Азат - тернәкләндерү һәм җайлаштыру үзәге генераль директоры, ТР Иҗтимагый палата әгъзасы. Олысы монда ук, Үзәктә эшли. Мин шатлыгым, Сокурыда матур мәчет төзелүе белән уртаклаштым. Кунарга теләгән юлчылар өчен анда алты бушлай урын бар - милләтенә яки нинди дин тотуына бәйсез төстә барысын кабул итәләр. Душ, газ, урын-җир, кухня - барысы бар. Кайберләре хастаханәгә килә, ә Казанда кунып чыгар урыннары юк, шуңа бездә тукталалар. Гадәт буенча Спас районындагы туганнар белән зиратка бардык, кардәшләребез каберләрен карадык, догалар укыдык. Зур булмаган газета материалы мине туганнарымны эзләргә мәҗбүр итте. Хәзер улларыбыз аралашалар. Ә элек бу юк иде.

    Галимҗан Салихович үз балалары һәм оныклары белән горурлана. Аларның берсе - Сокуры урта гомумбелем мәктәбенең 9 сыйныфында укучы Ильяс Шәйхетдинов турында аеруча горурлык белән сөйли.

    -Ул дзюдо белән шөгыльләнә. Февральнең соңгы көнендә Белоруссиядән кайтты, ул анда халыкара ярышларда катнашты. Беренче унлыкка керде. Оныгымны Польшага, Калининградка күнегүләргә чакырдылар. Әмма баш тартты - тренеры Рөстәм Насыйбуллинны бик хөрмәт итә.

    Менә Гайнетдиновларның дүрт буыны турында зур булмаган тарих.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: