Кама ягы
  • Рус Тат
  • Грипп нәрсәсе белән куркыныч

    Россия төбәкләрендә җитди катлаулануларга китерүче грипп белән авыру буенча гади булмаган хәл урнашты. Татарстанны сулыш юлларының кискен йогышлы авырулары (ОРВИ) дулкыны яулады. Лаеш районында бүгенге көндә ОРВИ белән авыруның 60 очрагы теркәлгән. Лаеш үзәк район хастаханәсе авыруның көчәюенә әзер. Хастаханә баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Марина Идрисова райондагы хәлнең...

    Россия төбәкләрендә җитди катлаулануларга китерүче грипп белән авыру буенча гади булмаган хәл урнашты. Татарстанны сулыш юлларының кискен йогышлы авырулары (ОРВИ) дулкыны яулады. Лаеш районында бүгенге көндә ОРВИ белән авыруның 60 очрагы теркәлгән.

    Лаеш үзәк район хастаханәсе авыруның көчәюенә әзер. Хастаханә баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Марина Идрисова райондагы хәлнең тотрыклылыгы турында хәбәр итте: эпидемиология бусагасы үтелмәгән, карантин игълан ителмәгән.

    Марина Александровна, грипп нинди авыру ул?

    -Грипп - кискен вируслы инфекция, кышкы чорда кискенләшә, эпидемия үсешенә китерергә сәләтле. Кеше грипп белән теләсә кайсы яшьтә авырырга мөмкин. Грипп вакытында йогышлы чор 7 көнгә кадәр.

    Гриппның төп билгеләре нинди?

    -Аңа авыруның кискен башлануы, югары температура, туңып калтырау, мускуллар авырту, шул исәптән күз алмаларында да, тамак төбе кытыклану, йөткерү хас.

    Грипп нәрсәсе белән куркыныч?

    -Грипп авыруның авыр формалары үсеше һәм бигрәк тә катлауланулары: үпкә ялкынсыну (ул авыруның беренче көннәрендә дә, барлык башка срокларында да килеп чыга ала), гайморит, отит, миокардит, менингит, энцефалит һәм башкалар белән куркыныч.

    Грипп белән авырганда нишләргә?

    -Кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә, аның тәкъдимнәрен һәм билгеләүләрен төгәл үтәргә кирәк. Үзеңне-үзең дәвалау рөхсәт ителми! Вируска каршы иртә терапия мөһим, ул авыруның авыр формалары үсеше куркынычын һәм катлаулануларны киметә. Препаратлар кабул итү бары тик табиб билгеләве буенча гына гамәлгә ашырылырга тиеш.

    Урын-җир режимын сакларга кирәк. Күп сыеклык эчәргә тәкъдим ителә: чәй, мүк җиләге яки нарат җиләге морсы, селтеле минераль сулар. Бинаны җилләтергә, көнкүреш кулланудагы предметларны дезинфекцияләү, кулларны чиста тоту һәм медицина маскалары кию зарур. Авыру вакытта укырга һәм эшкә барырга ярамый.

    Гриппны профилактикалау чаралары нинди?

    -Авыру кешеләр белән тыгыз элемтәгә кермәскә һәм алардан кимендә 1 метр ераклыкта булырга кирәк. Кулны сабын яки куллар өчен составында спирт булган чара белән еш юу тәкъдим ителә. Төчкергәндә һәм йөткергәндә борыныгызны һәм авызыгызны кулъяулык яки тастымал белән томалагыз. Кулларыгыз белән күзгә, борынга һәм авызга азрак кагылырга тырышыгыз. Ишек тоткаларын, җиһазлар өстен, уенчыкларны һәм башка каты өслекләрне көнкүрештәге дезинфекцияләү чаралары белән дезинфекцияләгез. Авыру кеше булган бинада маска киегез.

    Гриппны профилактикалауның иң нәтиҗәле чарасы булып вакцинация санала, ул авыру һәм катлауланулар килеп чыгу куркынычын киметә. Ул көзге чорда, ОРВИ авыруы таралганчы үткәрелә. Гриппка каршы хәзерге вакциналарда "тере" вируслар юк һәм алар куркынычсыз һәм нәтиҗәлеләрдән санала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: