Кама ягы
  • Рус Тат
  • Грипп һәркемгә яный

    Күп кенә район кешеләрен Россиядә грипп инфекциясе таралу борчый. Әлеге куркыныч авыру белән Лаеш районында хәлнең ничек торуы турында "Кама ягы"на Роспотребнадзорда сөйләделәр. -Грипп иң массакүләм инфекцияле авыруларның берсе булып кала, - ди Роспотребнадзорның ТР идарәсе Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары территориаль бүлеге начальнигы Ирина Карпова. - Лаеш районында яңа...

    Күп кенә район кешеләрен Россиядә грипп инфекциясе таралу борчый. Әлеге куркыныч авыру белән Лаеш районында хәлнең ничек торуы турында "Кама ягы"на Роспотребнадзорда сөйләделәр.

    -Грипп иң массакүләм инфекцияле авыруларның берсе булып кала, - ди Роспотребнадзорның ТР идарәсе Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары территориаль бүлеге начальнигы Ирина Карпова. - Лаеш районында яңа елның беренче 20 көнендә ОРВИның 128 очрагы һәм гриппның ике очрагы теркәлгән. Гриппның югары патогенлы формасы белән авыручылар икесе дә прививка ясатмаган. Авыруларның күп өлеше 15 яшьтән өлкәнрәк. ОРВИ белән авыру 2016 ел гыйнварының шушы ук вакыты белән чагыштырганда ике тапкырга артыграк.

    Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, Татарстанда 16 гыйнвардан 22 сенә кадәрге атнада сулыш юлларының кискен вируслы инфекциясе авыруларының 24813 очрагы теркәлгән, күрсәткеч 10 мең кешегә 64,5 не тәшкил иткән. Эпидемия бусагасы 30%ка үтелгән, узган атна белән чагыштырганда сулыш юлларының кискен вируслы инфекциясе белән авыручылар саны 3,9% ка кимегән. Әмма, белгечләр билгеләгәнчә, грипп һәм ОРВИның сезонлы көчәюе алда әле.

    -Безнең белгечләр тарафыннан вируслы инфекцияләр таралуга көн саен үткәрелә торган мониторинг оештырылган, - дип белдерде Ирина Николаевна. - Роспотребнадзор идарәсендә шулай ук температура режимын һәм районның белем бирү учреждениеләрендә авыру торышы күзәтәләр. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны укыту процессын туктату зарур булган критик дәрәҗәдән түбәнрәк.

    Теләсә нинди авыруны дәвалауның иң яхшы ысулы - профилактика. Грипп һәм ОРВИ очрагында бу кагыйдәләр гади.

    -Һава торышына карап киенегез, - дип искәртә Ирина Карпова. - Организм өчен артык җылыну да, артык туңу да бертөрле үк куркыныч. Саф һавада күбрәк булыгыз, рационга яшелчә һәм җиләк-җимешләр кертегез, күбрәк йоклагыз. Витаминнар һәм микроэлементлар кабул итү комачауламас. Шәхси гигиена беркемгә дә зыян итми: кулларны еш юу һәм борын куышлыгын чайкау һәрчак файдага гына була. Биналарны регуляр төстә җыештыру һәм еш җилләтү нәтиҗәле. Кешеләр күпләп җыелган урыннарны читләп үтегез. Һәм иң мөһиме: авырган килеш эшкә яки укырга йөрмәгез, бу организм өчен нигезле булмаган куркыныч. Гриппның беренче билгеләре (температура 38 градустан югары, баш, мускуллар, тамак авырта, томау, күңел болгану) күренгәндә табибка мөрәҗәгать итегез. Үзлегеңнән дәвалану авыруны көчәйтергә мөмкин.

    Грипп - куркыныч инфекция һәм аның корбаны булмас өчен үзеңне һәм якыннарыңны мөмкин булганча әлеге куркынычтан сакларга кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: