Кама ягы
  • Рус Тат
  • Хач ману бәйрәме белән!

    Лаеш районындагы православие динен тотучылар! Хач ману - ул бөек христиан бәйрәме, рухи яңаруны һәм иң яхшы кешелек сыйфатларын: шәфкатьлелек, үзара аңлашу һәм кичерүне чагылдыра. Элек-электән Русьта бу көн кешенең илаһи рәхмәткә кушылу көне, җан һәм тән сафлану бәйрәме булып саналган. Гадәт буенча, 19 гыйнварда барлык православие храмнарында су изгеләндерелә,...

    Лаеш районындагы православие динен тотучылар!

    Хач ману - ул бөек христиан бәйрәме, рухи яңаруны һәм иң яхшы кешелек сыйфатларын: шәфкатьлелек, үзара аңлашу һәм кичерүне чагылдыра. Элек-электән Русьта бу көн кешенең илаһи рәхмәткә кушылу көне, җан һәм тән сафлану бәйрәме булып саналган. Гадәт буенча, 19 гыйнварда барлык православие храмнарында су изгеләндерелә, җан һәм тән авыруларын дәвалауга фатыйха бүләк ителә.

    Хәзерге Россиядә Хач ману бәйрәме дини генә түгел, ә барлык дин тотучы гражданнарны берләштерү буенча мөһим социаль миссияне дә үти. Православие нигезендә ятучы игелек, тынычлык һәм бер-береңнең динен хөрмәт итү, милләтенә һәм тоткан диненә бәйсез төстә, Лаеш районының һәр кешесендә яклау табар дип ышанам.

    Әлеге зур бәйрәм белән иң ихлас котлауларны кабул итегез! Бу көн дин тотучыларга тирә-ягыбыздагы дөньяга яңача карау, аның чисталыгына ышану һәм йөрәкләребезгә игелек кабул итү өчен бирелгән. Бәйрәм белән, якты һәм саф Хач ману бәйрәме белән!

    Лаеш муниципаль район башлыгы М.П.Афанасьев.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: