Кама ягы

Лаеш шәһәре

Рус Тат
Көн темасы

Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!

Россиядә берничә ел инде ГТО - "Хезмәткә һәм оборонага әзер" физкультура-спорт комплексы турында сөйлиләр. Бу комплексның максаты изге: спорт белән даими шөгыльләнгән кешеләрнең санын арттыру һәм гомерләрен озайту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Ә инде бу безнең гомуми компьютерлаштыру чорында аеруча мөһим. Татьяна Александрова Владислав Егоров фотосы Бер анекдот искә төшә....

Россиядә берничә ел инде ГТО - "Хезмәткә һәм оборонага әзер" физкультура-спорт комплексы турында сөйлиләр. Бу комплексның максаты изге: спорт белән даими шөгыльләнгән кешеләрнең санын арттыру һәм гомерләрен озайту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Ә инде бу безнең гомуми компьютерлаштыру чорында аеруча мөһим.

Татьяна Александрова

Владислав Егоров фотосы

Бер анекдот искә төшә. Элегрәк балаларны ашап чыгу өчен өйгә чакырып булмый иде. Ә хәзер һава сулап керегез, дип өйдән куып чыгарып булмый. Күңелсез, әмма дөресе шул. Шуңа күрә ГТО нормалары тапшыру - физкультура һәм спортны пропагандалау ысулларының берсе. 2014 елдан бу комплекс этаплап илебезнең барлык предприятиеләренә һәм оешмаларына кертелә. Лаеш районында 2015 елда ГТОны беренче булып мәктәп балалары һәм студентлар штурмлады. Ә быелның мартында без Бөтенроссия "Хезмәткә һәм оборонага әзер" физкультура-спорт комплексының кышкы зона фестивалендә катнашучы дүрт район вәкилләрен кабул иттек. Анда барлык яшь төркемнәре катнашты. Безнең спортчылар 1 урын алдылар, соңрак республика күләмендә 41 район арасында дүртенче булдылар.

Хөкүмәт алдына ГТО нормаларын тапшыруга илебезнең барлык халкын җәлеп итү бурычы куелды. Лаеш районында комплексны тапшыру графигы төзелә, аңа территориядә эшләүче предприятиеләр һәм оешмалар кертеләчәк. Беренче карлыгач - район суды хезмәткәрләре. Алар 2017 елның ноябрендә үз теләкләре белән оешкан төстә тест үткәрү үзәгенә килделәр һәм ГТО тапшырдылар. Быел "Рябинка" (Лаеш) балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында сынау тесты үткәрелде. Спорт нормаларын тапшыруга төрле яшьтәге кешеләр актив кушыла: ГТО билгеләре алуны дәгъвалаган пенсионерлар да бар.

Районда яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен спорт комплексын тапшыра торган ике үзәк булдырылды: Комлы Ковалида "Дуслык" спорт комплексында һәм Лаешта. Аларга Владислав Егоров җитәкчелек итә.

-Тест үткәрүгә сәламәтлек торышлары буенча төп төркемгә кергән, табиб рөхсәте һәм АИС ГТО идентификация номеры булган кешеләр кертелә, - дип аңлатып китә Владислав Николаевич. - Уникаль ID-номер алу өчен www/gto.ru. сайтында теркәлергә кирәк. Аннан соң медицина тикшерүе үтәргә һәм тестлау үзәге җитәкчесе исеменә гариза җибәрү зарур. Белешмәләр өчен телефон - 89196853464.

Һәр яшь төркемендә спортның мәҗбүри төрләре һәм үз нормативлары бар. Аларны үтәп кенә ГТО билгесе алып була. Безнең районда аңа беренче булып ЛТЭТ студентлары ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район