Кама ягы
  • Рус Тат
  • Җиңү солдаты

    Лаеш районында тулы көчкә фашистик Германияне Җиңүнең 71 еллыгына әзерлек бара. Атна саен 9 майны бәйрәм итү белән бәйле аерым моментларга төгәллек кертүче киңәшмәләр үткәрелә. "Кама ягы" район кешеләренә Бөек Ватан сугышы солдатлары һәм офицерлары, солдат хатыннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары турында хәтерне саклауда актив катнашуларын үтенеп мөрәҗәгать итә....

    Лаеш районында тулы көчкә фашистик Германияне Җиңүнең 71 еллыгына әзерлек бара. Атна саен 9 майны бәйрәм итү белән бәйле аерым моментларга төгәллек кертүче киңәшмәләр үткәрелә.

    "Кама ягы" район кешеләренә Бөек Ватан сугышы солдатлары һәм офицерлары, солдат хатыннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары турында хәтерне саклауда актив катнашуларын үтенеп мөрәҗәгать итә. Хатларыгызны редакциягә яки "Хәтер" билгесе белән novayаkama@yandex.ru электрон адресына җибәрегез. Шулай ук редакциянең "Хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез" фильмнар конкурсы игълан итүен исегезгә төшерәбез. Аның турында http://www.Iaishevskyi.ru сайтында укырга мөмкин.

    Бүген газета якташларыбыз - сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре турында мәкаләләр сериясен бастыра башлый. Бу бик авыр шартларда да сынмаган-сыгылмаган, куркыныч дошманга каршы Ватанга мәхәббәтен, кыюлыгын һәм үз-үзен корбан итүне куйган кешеләр буыны.

    Безнең беренче хикәябез Пәрәүдә яшәүче Александр Иванович Евдокимов турында.

    Мәктәп янында яшүсмерләр басып тора. Нигәдер елмаялар, кызларга күз ташлыйлар. Ә алары үсмерләр яныннан күзләрен түбән төшереп, көлешеп үтеп китәләр. Аларның берсе дә бу җәйнең тыныч тормышларында соңгысы булуын белми. Кемдер Бөек Ватан сугышы кырларыннан кайтмаячак, кемдер сугыш вакытында ачлыктан үләчәк...

    Александр Евдокимов гаиләсе сугыш алды елларында Бондюг (хәзерге Менделеевск) районында яши. Әтиләре мәктәптә эшли, әниләре хуҗалык белән шөгыльләнә. Ә Саша энесе һәм башка авыл малайлары белән уйный, болынга җиләккә йөри, әти-әнисенә булыша.

    -Безнең авылда бер радиотапшыргыч бар иде. Ул авыл советы бинасы каршында урнашкан. 22 июньдә, гадәттәгечә, халык иртән эшкә китте, ә монда сугыш башлану турында хәбәр иттеләр, - дип искә ала Александр Иванович. - Ирләр уйга калды, хатын-кызлар елаша башлады.

    1942 елның кышында әтисе сугышка китә, Саша ул вакытта Алабуга педучилищесында укый. Әмма аны тәмамлый алмый: декабрьдә ул да повестка ала. Яшь егетләрне бөтен авыл озата. Аналар елый, карчыклар дога укый.

    Яшь сугышчыларны бер айга якын укыталар. Әмма курсларны үтәргә дә өлгермиләр, аларны ашыгыч төстә алгы сызыкка җибәрәләр.

    -Сугышчан чыныгу алу 1943 елның җәендә Миус елгасы янында саклану сугышлары вакытында булды. Бомба һәм ядрәләр шартлавы, пулялар сызгыруыннан колаклар тонды, - ветеран "Миус-фронт" сызыгын узу турында сүзләрне авырлык белән табып кына сөйли.

    Александр Иванович кече куәтле радиостанция радисты белгечлеге ала. Ул радиоэлемтәнең никадәр мөһим булуын бик яхшы аңлый. Шуңа күрә масштаблы операция планлаштырылганда алгы сызыкка бер генә түгел, икешәр радиостанция ала.

    Краснодар краен һәм көньяк Украинаны азат иткәннән соң Александр Евдокимов сугышчан часть составында Перекопка таба хәрәкәт итә, Сивашны кичә.

    -Бик салкын иде. Аяклар өшеде. Плацдармда кечкенә генә учак та ягып булмый, чөнки тирә-якта бер генә ботак та юк, - дип төгәллек кертә ул. - Рәтле землянка казып булмый, кечкенә генә окопларда яшәдек.

    Яшь сугышчыга фашистларның ерткычлыгын да үз күзләре белән күрергә туры килә.

    -Балтыйк буе районнарының берсендә немецлар җирле халыкны - хатын-кызларны, картларны, балаларны кырга куып чыгардылар. Аларны контрһөҗүм итүче чылбыр алдына куйдылар. Ерткычлар алар, кешеләр түгел, - ветеранның тавышы калтырый, ә күзләрендә - яшьләр.

    Донецк өлкәсе, Кырым, Белоруссия, Балтыйк буе, Көнчыгыш Пруссия... Җырда "Ярты Европаны җәяү үтте" дип аның турында һәм аның кебек сугышчылар турында җырлана. 1945 елның маен Александр Иванович Кенигсбергта каршылый. Әмма аның сугышчан юлы моның белән төгәлләнми. Алда әле Япония була, демобилизацияләнеп өенә ул 1950 елда гына кайта. Сигез ел диярлек туган йортын күрми ул. Язмыш аны саклый - бер генә яра да алмый. Әтисе дә өйгә исән кайта.

    Командованиенең сугышчан биремнәрен үрнәк төстә башкарганы һәм күрсәткән кыюлыгы өчен сугышчыны Кызыл Йолдыз ордены, "Кыюлык өчен", "Сугышчан батырлык өчен", "Японияне җиңгән өчен", "Кенигсбергны алган өчен" һәм башка медальләр белән бүләклиләр. Тыныч тормышта Александр Иванович югары белем ала, укытучы була, билгеләү буенча Лаеш районына килә. Әмма бу инде бөтенләй башка тарих.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: