Кама ягы
  • Рус Тат
  • Җиде буын нәсел җепләре

    Кече Елгада бер нәселнең берничә буыны вәкилләре очрашуы булды. Ата-бабалары ватанына илебезнең төрле почмакларыннан 250 гә якын кеше кайткан. Авыл тормышындагы әлеге истәлекле вакыйга алдыннан бер нәселнең берничә гасыр дәвамындагы тарихын, тормышын һәм көнкүрешен чагылдыручы музей ачылды. Аңа нигез салучы - Кече Елгада туып-үскән, хәзер Лаешта яшәүче Гәүһәрия Вәлиуллина. Монда...

    Кече Елгада бер нәселнең берничә буыны вәкилләре очрашуы булды. Ата-бабалары ватанына илебезнең төрле почмакларыннан 250 гә якын кеше кайткан.

    Авыл тормышындагы әлеге истәлекле вакыйга алдыннан бер нәселнең берничә гасыр дәвамындагы тарихын, тормышын һәм көнкүрешен чагылдыручы музей ачылды. Аңа нигез салучы - Кече Елгада туып-үскән, хәзер Лаешта яшәүче Гәүһәрия Вәлиуллина. Монда 200 дән артык экспонат тәкъдим ителә. Аларның кайберләре XVIII-XIX гасырларга карый һәм барысының да оештыручының әти-әниләре һәм әби-бабалары тормышына турыдан-туры катнашы бар.

    -Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Борынгы әйберләр безгә ата-бабаларыбызны искә төшерә. Зариф бабайның үзен күреп белмәсәк тә, инде өч буыныбыз Зарипов фамилиясен йөртә, - дип горурланып сөйли Гәүһәрия Вәлиуллина. - Музей киләчәктә дә яшәргә, үсәргә һәм киңәергә тиеш. Бу балаларыбыз һәм оныкларыбыз үз нәселләре тарихын белсен, буыннар чылбыры өзелмәсен өчен кирәк.

    Кичәнең иң дулкынландырган мизгеле, мөгаен, Сургуттан, Самара, Казаннан, Апас, Балык Бистәсе, Лаеш районнарыннан килгән туганнарның очрашуы булгандыр. Авыл мәдәният йорты шыгрым тулы иде. Сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда Гәүһәрия Борһан кызы үзе дә шул нәсел вәкиле булган Ишморза нәселе тарихына тукталды. Ул кыскача гына морзаларның кем булуы, авыл тарихы турында сөйләде, Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасы хатирәләре белән таныштырды, олы яшьтәге авыл кешеләре исемнәрен хөрмәт белән искә алды.

    Мондый очракларда кабул ителгәнчә, истәлеккә фотога төшәргә булдылар. Әмма очрашуга килүчеләр шулкадәр күп иде, барысы да сәхнәгә сыярлык түгел. Шуңа күрә нәсел агачының теге яки бу тармагыннан булуларына карап бүленделәр. Әлеге кичәнең фотосурәтләре чараны оештыручының "Җиде буын нәсел җепләре" китабында басылып чыгачак.

    -Нәселебез вәкилләрен бергә җыю идеясе сигез ел элек туган иде, ничектер һаман вакыт җитмәде. Ә бер ел элек бар көчемне биреп эзләнә башладым. Мәсәлән, мин җиденче буын бабамның 1678 елда тууын ачыклый алдым. Якындагы ярты елда нәселебез тарихы турында сөйләүче китабымны бастырырга планлаштырам. Ә моңа кадәр материаллар җыю өчен бабам эзләре буенча Екатеринбургка барырга уйлыйм. Ул яшьлегендә анда яшәгән һәм эшләгән, - дип планнары белән уртаклаша Гәүһәрия Вәлиуллина.

    Залда утыручылар фикере буенча, мондый чара рухи һәм мораль планда да, тәрбияви яктан да зур әһәмияткә ия. Бу авыл кешеләре өчен генә түгел, бар район өчен дә яхшы үрнәк.

    -Мин әлеге күпләр өчен мөһим очрашуны үткәрүдә ярдәм иткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәтлемен, - ди Гәүһәрия Борһан кызы. - Чарага әзерлек эшендә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, туганнарым һәм авылдашларым зур ярдәм күрсәтте.

    Кичәнең рәсми булмаган өлеше туганнарча зур чәй табыны артында дәвам итте. Мондагыларның барысы өчен дә уртак булган җиде буын әби-бабайлар рухына багышлап Коръән укылды. Киләчәктә дә һәр елны Сабантуйда очрашырга дип килештеләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: