Кама ягы

Лаеш шәһәре

Рус Тат
Көн темасы

Кече Елга умартачылар династиясе

Бал кортлары үрчетү - яхшы табыш бирә торган кызыклы шөгыль. Әмма бу авыр хезмәт тә, аның нәтиҗәсе умартачы тырышлыгыннан һәм белеменнән генә тормый шул. Бу хакта алтынчы буында умартачы Кече Елгада яшәүче Гафур Зарипов яхшы белә. Малай чагыннан ук ул бал кортлары үрчетү буенча районда дан тоткан әтисе янында кайнаша....

Бал кортлары үрчетү - яхшы табыш бирә торган кызыклы шөгыль. Әмма бу авыр хезмәт тә, аның нәтиҗәсе умартачы тырышлыгыннан һәм белеменнән генә тормый шул. Бу хакта алтынчы буында умартачы Кече Елгада яшәүче Гафур Зарипов яхшы белә.

Малай чагыннан ук ул бал кортлары үрчетү буенча районда дан тоткан әтисе янында кайнаша. Армиядән кайткач "Победа" колхозы конторасына килә: "Әти белән эшләргә телим". Менә 30 ел инде кешеләргә сәламәтлек өстәүче ару-талуны белмәгән кортлар янында.

-Бал - дәва ул, - дип ышана Гафур Борһанович. - Чөнки кортлар нектарны меңнәрчә үсемлектән җыялар. Умартачылык продуктларына бәя биреп бетергесез.

Утыз ел эчендә умартачы тормышында да, дәүләт тормышында да күп нәрсәләр үзгәрде. Колхоз таралды, кортлар сатылды, ә Гафур сайлаган һөнәренә тугры калды. Җир, бал кортлары ала. Умарталык урынын белеп сайлый. Юллардан еракта кояшлы аланда, анда шартлар искиткеч: көчле җилдән саклана, әйләнә-тирәдә баллы үсемлекләр, кортларга очу өчен бер нәрсә комачау итми. Хәзер ул "Зарипов" КФХга җитәкчелек итүче ныклы хуҗа. 300 умартасы бар, 50 үгез симертә, 500 гектарда арпа, бодай үстерә, умарталык янына баллы культуралар чәчә. 2014 елда "Гаилә фермасына ярдәм" грант программасында катнаша. Бу акчаларга ферма төзи. Бизнесның күпкырлы булуы - аны үстерү өчен кирәкле шартлар.

-Колхозда катлаулырак иде, - дип исәпли Гафур Борһанович. - Хәзер умарталык янәшәсендәге җир минеке. Кирәкле техника, база һәм мөстәкыйльлек бар. Моннан тыш авылдашларым өчен эш урыннары булдырдым: биш эшчем бар, хатыным белән мин. Штатта агроном бар. Әмма барысы хәзер кирәкле эшне башкара. Мәсәлән, бүген, умарталыкта дүрт кеше эшләдек, ә иртәгә басуга чыга алам. Барлык фермер хуҗалыклары да шулай эшли.

Быел май-июнь яңгырлы булды, шуңа күрә бал җыю егерме көнгә соңарды. Әмма танылган умартачы балсыз калмаслыгына ышана.

-Кортлар үз эшләрен эшләрләр, яңгырлардан соң бал базасы күп, хәзер җылы гына кирәк. Бәлки бал узган елдагыдан күбрәк тә буллыр әле. Мин умартачылар - Юрий Сарбаев, Михаил Ильин, Александр Изотов белән аралашып торам. Без тәҗрибә уртаклашабыз, киңәшләшәбез. Хәзер очрашуда бирелгән беренче сорау - үлчәү нәрсә күрсәтә? Һәр беребездә үлчәүдә торган контроль умарта бар. Аның буенча кортларыбызның бүген ничек эшләүләрен беләбез. Миндә саннар зарланырлык түгел: умарта көн саен 4-5 килограммга авырая.

Районда шәхси хуҗалыкларда 280нән артык умарталык бар. Рәшит Шәрәпов һәм Гафур Зарипов крестьян-фермер хуҗалыкларында, "Хәерби" һәм "Сөнгатуллин" ИПда умартачылык белән шөгыльләнәләр.

Эшмәкәрләр продукция җитештерүнең ярты эш кенә булуын яхшы беләләр. Аны әле сатарга да кирәк. Әмма танылган умартачының бу яктан проблемалары юк: аның даими сатып алучылары бар.

-Кызганычка каршы, бигүк гадел булмаган бал сатучылар да бар. Аны умартачылардан сатып алырга киңәш итәм, - диде Гафур Борһанович. - Ә безнең районда алар күп.

Гафур Зарипов бал, прополис, перганы бар Россиягә сата. Аның матур "бал сандыкларына" салынган татлы продуктына сорау зур. Чит илләрдән килгән туристлар аны сувенир итеп алалар. Кайчакта умарталыкка экскурсиягә дә киләләр. Монда Кече Елга мәктәбе укучылары, Балык Бистәсе үсмерләр дә була.

Ә аның үз балалары - ышанычлы ярдәмчеләре, кече яшьтән үк хезмәткә өйрәнгән.

-Ул яхшы кеше, - ди умартачы ның хатыны Оркыя. - Эш сөючән, киң күңелле. Мин аңа ышанам, таянычым ул.

Мөгаен, бу бәхеттер: яраткан тормыш иптәше, җаны теләгән эше, әтиләре эзеннән баручы балалары.

Без озак сөйләштек, чөнки Гафур Зариповның сөйләр сүзе күп, әмма аны кичектергесез эшләре көтә, зур хуҗалык даими кайгырту һәм игътибар таләп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район