Кама ягы
  • Рус Тат
  • Күңел ач, студент!

    Россия студентлары Татьяна көнен билгеләп үтәләр. 1755 елның 25 гыйнварында (иске стиль буенча 12 гыйнварда) императрица Елизавета Петровна "Мәскәү университетын оештыру турында" указга кул куя. Шул чордан башлап илнең борынгы вузында изге Татьяна хөрмәтенә аталган әлеге бәйрәм билгеләп үтелә башлый. Ул XIX гасырда Россия интеллигенциясе арасында киң тарала, ә совет...

    Россия студентлары Татьяна көнен билгеләп үтәләр.

    1755 елның 25 гыйнварында (иске стиль буенча 12 гыйнварда) императрица Елизавета Петровна "Мәскәү университетын оештыру турында" указга кул куя. Шул чордан башлап илнең борынгы вузында изге Татьяна хөрмәтенә аталган әлеге бәйрәм билгеләп үтелә башлый. Ул XIX гасырда Россия интеллигенциясе арасында киң тарала, ә совет чорында аның турында оныталар. 2005 елда Россия студентлары көне рәсми төстә истәлекле датага әйләнә.

    Гадәт буенча илнең югары уку йортларында кышкы сессия тәмамлангач студентлар каникулга китә. Имтиханнар төгәлләнүне алар күңелле итеп һәм киң колач белән билгеләп үтәләр. Күп кенә вузларда бәйрәм хөрмәтенә үзенең аерым йолалары һәм конкурслары булган кичәләр үткәрәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: