Кама ягы

Лаеш шәһәре

Рус Тат
Көн темасы

Кешеләргә 28 глюкометр бүләк иттеләр

Район мәдәният йортында шикәр авыруы белән авыручыларның Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көненә багышланган "Бергә" дип аталган IV ДИА-фестивале булды. Монда килүчеләрнең кандагы шикәр күләме бушлай тикшерелде һәм Казан табиблары консультация бирделәр. Автор фотосы Шикәр авыруы белән көрәш - уртак бурыч ул. Бу авыруны кисәтү мәсьәләләрен яктырту зарур, шулай ук диабеттан...

Район мәдәният йортында шикәр авыруы белән авыручыларның Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көненә багышланган "Бергә" дип аталган IV ДИА-фестивале булды. Монда килүчеләрнең кандагы шикәр күләме бушлай тикшерелде һәм Казан табиблары консультация бирделәр.

Автор фотосы

Шикәр авыруы белән көрәш - уртак бурыч ул. Бу авыруны кисәтү мәсьәләләрен яктырту зарур, шулай ук диабеттан азапланган кешеләр проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү мөһим. Фестиваль нәкъ менә шундый мөмкинлекне бирә дә. Чара алдыннан теләге булган бар кешенең кандагы шикәр күләме тикшерелде, ә бу мөмкинлектән файдаланучылар шактый булды.

Мондый чараларда "Диетон" клубына йөрүчеләр аралашалар, борчыган проблемаларын тикшерәләр, кирәкле приборлар алалар, шулай ук авыру буенча "коллегалары" тырышлыкларын һәм иҗат җимешләрен бәялиләр. Төрле пландагы эшләр күргәзмәсе моның ачык мисалы. Фестивальгә Идел буе "Диабетсыз тормыш" профилактика үзәге, "Диабетны җиңәбез" халыкара хәйрия фонды вәкилләре һәм табиб-эндокринолог кунакка килде.

2007 елдан шикәр авыруына каршы көрәш эмблемасы итеп зәңгәр төстәге түгәрәк сайланды. Бар җиһанда түгәрәк - сәламәтлек һәм гомер символы ул. Зәңгәр төс халыкларны берләштерүче күк йөзен хәтерләтә. Менә шулай итеп зәңгәр түгәрәк шикәр авыруыннан азапланучыларның берләшмәсе символына әйләнә.

Урнашкан гадәт буенча очрашу башында иң яшь катнашучы "шәфкатьлелек" шәмен кабызды. Клубтан мәңгегә киткәннәрне бер минут тын калып искә алдылар. Алар хөрмәтенә мәдәният йорты баскычыннан киткәннәрнең исемнәре язылган 14 зәңгәр шарны күккә очырдылар.

Әмма тормыш дәвам итә. Менә талантлы дуслар килүчеләрне үз иҗатлары белән таныштыралар. Җыр һәм бию номерларын алкышларга күмделәр. Клубның иң актив әгъзалары бүләкләнде. А.Денежкин исемендәге Балалар шәфкатьлелек ордены җитәкчесе - фестивальне оештыручы Зөһрә Лезина 28 глюкометр тапшырды. Аларны Казан хәйриячеләре Искәндәр Асянов һәм Альберт Җәлалов, ТР Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий тапшырган. "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлеге даими ярдәм итә. Приборларның бер өлеше район ФАПларына бирелде.

"Диетон" клубының иң актив әгъзаларына рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Монда һәр кеше игътибар үзәгендә булды - килүчеләрнең берсе генә дә очрашудан кечкенә булса да истәлек бүләксез китмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район