Кама ягы
  • Рус Тат
  • Китап уку йортыннан заманча китапханәгә кадәр

    Мәкалә Сокуры авылында яшәүче Петр Захаров һәм Индира Дебердеева тырышып җыйган тарихи материал нигезендә әзерләнде.

    Сокуры китапханәсе тарихы китап уку йорты һәм ликбездан (Совет Россиясе һәм Советлар Союзы чорында белемсез өлкәннәрне күпләп укырга һәм язарга өйрәтү) башлана.

    Китап уку йорты 1923 елда Киселев Кузьма Антипович өендә ачыла. Мөдире Сокуры авылының беренче укытучысы Скворцова Анастасия Федоровна, ә хуҗалык мөдире - ликбез укытучысы Брагина Людмила Николаевна була. Ул вакытта китапханә фондында нибары 16 китап булган. Бу - Лесков, Бианка, Пушкин, Гоголь, Некрасов, Тютчев һәм башка авторларның әсәрләре.

    1928 елда уку йорты Сокуры хезмәт политехника мәктәбе китапханәсенә үзгәртелә һәм Нестеров Иван Ефимович йортында урнаша. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Алексеева Ефросинья Никаноровна китапханәче булып эшли.

    Алдагы елларда китапханәне әле Молотов исемендәге колхозга тапшыралар һәм элеккеге аракы лавкасы (кибет) бинасына урнаштыралар, әле Сокуры башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенә тапшыралар, ул 1951 елда җидееллык мәктәпкә әйләнә.

    Авыл китапханәсе буларак беренче тапкыр 1956 елның 14 июлендә (Г.Р.Державинның туган көнендә) ачыла. Штат китапханәчесен билгелиләр (шулай ук беренче тапкыр). Ул 11 ел бу вазыйфада эшләгән Корнилова Софья Александровна була. Китапханә өчен бина авыл клубында бирелә. Сәхнәгә ике шкаф куялар, китаплар алып кайталар. Софья Александровна зур теләк һәм энтузиазм белән эшли. Ул һәрчак күз алдында була, совхозга ярдәм итә: төрле эшләр башкарып та, информатор, рәссам булып та... 1958 елда Сокуры сигезьеллык мәктәбе оеша. Мәктәп китапханәсенә дә авыл китапханәсеннән 186 балалар китабы тапшырыла. 1967 елда Софья Александровнаны авыл советы рәисе итеп сайлыйлар, ул анда пенсиягә чыкканчыга кадәр эшли. Аның тырыш хезмәте Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы, «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей медальләре белән билгеләнә. Ул «Хезмәт ветераны» исеменә ия була.

    Китапханә эшләгән чорда аны кая гына күчермиләр. Ул бинадан бинага күчеп йөри. Китапханәчеләр дә алышына. Кемдер ике-өч ел, кемдер 10 ел эшли.

    1982 елда авыл китапханәсенә КДУны тәмамлаган яшь, энергияле Индира Дебердеева (Казакова) килә. Һәм ул менә 38 ел инде бу мәдәният учагын җитәкли.

    1993 елның мартында Сокуры халкы тормышында мөһим вакыйга була: яңа авыл мәдәният йорты төзелә – иркен, матур, заманча. Һәм авыл китапханәсен шунда икенче катка күчерәләр, ул хәзерге вакытта да шунда урнашкан.

    Китапханә 16 китаптан (1923 ел) башлана, ә 2020 елда 1260 данә экземпляр исәпләнә, шул исәптән 11889 китап, шуларның 4841 экземпляры – балаларныкы. Китап укучылар - 750 кеше.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: