Кама ягы
  • Рус Тат
  • Конкурста җиңүчеләргә призлар тапшырылды

    "Яңа ел каникулларының иң матур мизгелләре" конкурсының финалга чыгучылары "Кама ягы" сайтында тавышны актив җыйдылар. Интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Дмитрий Долбинин җиңде. Гөлназ Габдрәкыйпова икенче урында. Юлия Грачева өченче булды. Бүләкләр тапшыруга беренче булып гүзәл затлар килде. Гашыйклар көне алдыннан алар катнашучы дипломнары һәм призлар алдылар. Тантаналы шартларда Гөлназга МРЗ-плееры,...

    "Яңа ел каникулларының иң матур мизгелләре" конкурсының финалга чыгучылары "Кама ягы" сайтында тавышны актив җыйдылар.

    Интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Дмитрий Долбинин җиңде. Гөлназ Габдрәкыйпова икенче урында. Юлия Грачева өченче булды.

    Бүләкләр тапшыруга беренче булып гүзәл затлар килде. Гашыйклар көне алдыннан алар катнашучы дипломнары һәм призлар алдылар. Тантаналы шартларда Гөлназга МРЗ-плееры, ә Юлиягә 16 Гблы USB туплагыч тапшырылды.

    Конкурста җиңүче Дмитрий лаеклы бүләкне бәйрәмдә алды. Сүз уңаеннан әйтеп үтү кирәк, бәйгенең төп призы - "Л Этуаль" кибетенә сертификат нәкъ менә изге Валентин көненә туры килде. Призны "Камская новь"-"Кама ягы" газетасы баш редакторы Денис Суханов тапшырды.

    Конкурста җиңүчеләрне котлыйбыз!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: