Кама ягы
  • Рус Тат
  • Крайны өйрәнүчеләр Татарстан тарихын язарлар

    Озак еллар эчендә беренче тапкыр Татарстан крайны өйрәнчеләрнең республика форумы булды. Анда 200 ләп делегат һәм кунаклар, Татарстан галимнәре катнашты. Форумда катнашкан Разит Сибатов анда нинди мәсьәләләр каралуы һәм нинди карарлар кабул ителүе турында сөйли. Һәр районнан рәсми төстә үз авылы яки районы тарихы буенча хезмәтләре булган ике делегат чакырылган....

    Озак еллар эчендә беренче тапкыр Татарстан крайны өйрәнчеләрнең республика форумы булды. Анда 200 ләп делегат һәм кунаклар, Татарстан галимнәре катнашты. Форумда катнашкан Разит Сибатов анда нинди мәсьәләләр каралуы һәм нинди карарлар кабул ителүе турында сөйли.

    Һәр районнан рәсми төстә үз авылы яки районы тарихы буенча хезмәтләре булган ике делегат чакырылган. Лаеш районын мин һәм Пәрәүдә яшәүче Нуретдин Вафин тәкъдим иттек. Безнең икебез дә туган якны аныклаучы материал туплыйбыз, алар нигезендә китаплар бастырдык. Мондый форум - вакыт кушуы ул. Неофашистлар, төрле милләтчеләр баш калкыта. Крайны өйрәнүчеләрнең бурычы яшьләрдә Туган илгә мәхәббәт тәрбияләүдән гыйбарәт. Ә бит Туган ил ул иң элек туган йорт, гаилә, авылдашлар. Үз иле турихын белмәгән кешеләрне террорчылар оешмаларга тарту башка милләт вәкилләренә һәм башка дин тотучыларга каршы котырту, җиңел. Форумда делегатларның 600 дән артык хезмәте куелган иде. Аларның авторлары республика архивларында гына түгел, татар халкының үткәне белән бәйле материаллар сакланган башка шәһәрләр архивларында да эшлиләр.

    Делегатлар алдында күп кенә галимнәр һәм практиклар чыгыш ясады. Крайны өйрәнү эшләренең хәзерге торышын тикшерүен форумда катнашучылар Татарстан крайны өйрәнүчеләр советы булдырдылар һәм кайбер карарлар кабул иттеләр.

    1 апрельгә кадәр республика районнарында үз авыллары тарихына битараф булмаган кешеләрне чакырып оештыру җыелышлары үткәрү тәкъдим ителде. Крайны өйрәнүчеләрнең район советларын, архив материаллар жыю буенча координацияләү комитетлары булдыру кирәк. Хәзерге вакытта яшәп килгән авыллар һәм таралган, беткән авыллар тарихын өйрәнү буенча эш алып бару зарур. Җирле хакимият мондый җәмәгать оешмаларына ярдәм итәргә тиеш.

    Шунысы мөһим, форумда сүз татар авылларын өйрәнү турында гына бармады. Татарстан-күп милләтле республика, аның байлыгы һәм муллыгы төрле милләт һәм дини конфессия вәкилләре белән булдырыла. Шуңа күрә җирле крайны өйрәнүчеләр советларының бурычы барлык торак пунктлар тарихын өйрәнүдән гыйбарәт.

    Мәктәпләрдә һәм мәдәният йортларында туган якны өйрәнү музейларын торгызу да төп юнәлеш булып тора.

    Татар һәм рус телләрендә өч айга бер мәртәбә "Туган як" республика журналын чыгаруны планлаштыру - чираттагы карар.

    Республиканың туган якны өйрәнүчеләрен күп томлы "Татар авыллары тарихы" китабын бастыруга җәлеп итәчәкләр. Әлбәттә, моңа акча кирәк. Шуңа күрә, ТР Хөкүмәте каршында җирле крайны өйрәнүчеләр өчен грантлар булдыру кирәклеге тәкъдим ителде.

    Татарстан тарихы зур һәм кечкенә авыллар тарихыннан языла. Уртак тырышлык белән бар республиканың үткәне киң панорама белән язылачак.

    Форум фатериалларын Бөтендөнья татарлар конгрессы сайтыннан карарга була.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: