Кама ягы
  • Рус Тат
  • Кыш, ә мәктәптә капиталь ремонт бара

    Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев исемендәге Габишево урта гомумбелем бирү мәктәбе 30 ел элек ачылган иде. Шул вакыт эчендә фәкать косметик ремонт ясалган. Ул арада поселок үсә, укучылар саны арта. Гомумбелем бирү учреждениеләренә таләпләр дә үзгәрә. Эльфира Мингәрәева фотосы Габишево мәктәбе директоры Марта Бадамшина мәктәпкә капиталь ремонт ясау өчен акчалар табу...

    Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев исемендәге Габишево урта гомумбелем бирү мәктәбе 30 ел элек ачылган иде. Шул вакыт эчендә фәкать косметик ремонт ясалган. Ул арада поселок үсә, укучылар саны арта. Гомумбелем бирү учреждениеләренә таләпләр дә үзгәрә.

    Эльфира Мингәрәева фотосы

    Габишево мәктәбе директоры Марта Бадамшина мәктәпкә капиталь ремонт ясау өчен акчалар табу мәсьәләсен күпкә алдан кайгырткан. Эш күләме зур булу сәбәпле аны җәйге каникулларны көтмичә хәзер үк башларга булдылар. Бер үк вакытта балалар укыту һәм бинаны ремонтлау җиңелләрдән түгел. Марта Бадамшинадан барлык эшләрне укыту процессы белән алып бару мәшәкатьләре турында уртаклашуын үтендек.

    Марта Алексеевна, ремонт эшләре ничек барачак?

    -Аны барыбыз: укучылар, укытучылар, ата-аналар да озак көттек. Бу эшкә акчалар бүлү өчен район башлыгы Михаил Афанасьев зур көч куйды. Мәктәп заманча һәм матур булачак. Мәктәпнең барлык биналарын этаплап ремонтларга планлаштырабыз. Түбәне, су белән тәэмин итүне, канализация һәм электр челтәрен алыштырачакбыз. Аннан соң эчке эшләр башлана. Хәзер инде тәрәзәләрне алыштыралар, подвалда яңа үткәргечләр салына, янгын краннары куела.

    Мәктәп яңадан планлаштырыламы?

    -Хәзер безнең мәктәптә коридорлар тар. Укучыларга анда тыгыз һәм тәнәфестә алар уку сыйныфларында калалар. Шуңа күрә икенче катта холлны киңәйтү, йомшак мебельләр белән ял зонасы оештырырга ниятләнә, менә шул чакта анда шөгыльләнергә дә, аралашырга да мөмкин булачак. Холл мәйданы уеннар өчен урын оештыру, теннис өстәле кую мөмкинлеге бирә. Укыту барышы уңайлы булсын өчен янкорма кирәк, чөнки укучылар саны елдан ел арта. Хәзер үк инде башлангыч сыйныфлар ике сменада укый. Планлаштырылганнарның барысы тормышка ашар дип өметләнәм.

    Ремонт эшләре бару сәбәпле, урта буын укучыларына икенче сменада укырга туры килмәсме?

    -Дәресләр режимы, мөгаен, үзгәрер. Барысы безнең алга куелган бурычларга бәйле. Без киләчәк планнарга юнәлеш тотабыз, аны дәрес расписаниесен искә алып төзиячәкбез.

    Мәктәп укучылары һәм әти-әниләр нинди ярдәм күрсәтә алалар?

    -Беренче чиратта, иминлек мөһим. Һәрчак укучылар өчен борчылам. Шуңа күрә алар өчен иң мөһиме - техника куркынычсызлыгы һәм үзеңне тоту кагыйдәләрен саклау. Мин балалардан ремонт эшләре барышында оешканлык, игътибарлы булуларын һәм иминлек чараларын саклауларын көтәм.

    Әңгәмәне 9 сыйныф укучысы "FLASHка" мәктәп газетасы редакторы Луиза Әхмәдиева алып барды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: