Кама ягы
  • Рус Тат
  • Лаеш районы өчен тавыш бирик

    Республиканың муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы яңа ел чарасына һәм бәйрәмчә бизәлешкә конкурс үтә. Анда безнең район да катнаша. Исегезгә төшерәбез, быел Яңа елны каршылау белән бәйле шактый гына чаралар оештырылды: Лаешта үзәк чыршы ачылу, Производственнаяда Урам көне, Иске Яңа елны каршылау, сәләтле балалар, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чыршы...

    Республиканың муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы яңа ел чарасына һәм бәйрәмчә бизәлешкә конкурс үтә. Анда безнең район да катнаша.

    Исегезгә төшерәбез, быел Яңа елны каршылау белән бәйле шактый гына чаралар оештырылды: Лаешта үзәк чыршы ачылу, Производственнаяда Урам көне, Иске Яңа елны каршылау, сәләтле балалар, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чыршы бәйрәмнәре, урында ятучы һәм үзәк хастаханәдә дәваланучы кешеләрне котлаулар, "Полиция Кыш бабае" һәм башка акцияләр.

    Авылларда да кызыклы чаралар аз булмады. Мәсәлән, Урта Девятовода чыршыны ачуга районның башка авылларыннан да кешеләр килде. Чишмәдә Иске Яңа елны да каршыладылар.

    Торак пунктларны яңа елга бизәү - ул аерым әңгәмә темасы. Быел, беркайчан булмаганча, Лаешны әкияти шәһәргә әйләндерер өчен кар скульптураларын бар оешмалар диярлек ясады.

    Ә хәзер республика конкурсы нәтиҗәләре безнең барыбызга да бәйле. Әйдәгез, шулай ук бергәләп Лаеш районы өчен тавыш бирик - без җиңүгә лаек.

    Кайда һәм ничек тавыш бирергә

    Тавыш бирү ТРның муниципаль берәмлекләр порталында үтә. Аста сул яктан "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәлешкә республика конкурсы" рубрикасын сайлыйсыз, аннан соң районны һәм тавыш бирәсез. Сез шулай ук районда һәм Лаешта үзәк чыршы янында үткәрелгән чаралар турында комментарийлар, торак пунктлар бизәлеше турында үз фикерегезне калдыра аласыз.

    Тавыш бирү 2017 елның 26 гыйнварына, 23 сәгать 59 минутка кадәр дәвам итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: