Кама ягы
  • Рус Тат
  • Лаеш районы – россия икътисады үсеш ноктасы

    Гади булмаган кризис вакытында да Лаеш районы Татарстанның социаль икътисадын үстерүдә алда баручылар арасында. Предприятиеләр ябылу, эш урыннары кыскару, хезмәт хакы кимү... Мондый күңелсез яңалыклар Интернетта еш укыла яки радиодан яңгырый. Кызганычка каршы, икътисади күңелсезлекләр күп шәһәрләр һәм авылларга, анда яшәүчеләргә зур йогынты ясады. Әмма бар җирдә дә артка бармыйлар....

    Гади булмаган кризис вакытында да Лаеш районы Татарстанның социаль икътисадын үстерүдә алда баручылар арасында.

    Предприятиеләр ябылу, эш урыннары кыскару, хезмәт хакы кимү... Мондый күңелсез яңалыклар Интернетта еш укыла яки радиодан яңгырый. Кызганычка каршы, икътисади күңелсезлекләр күп шәһәрләр һәм авылларга, анда яшәүчеләргә зур йогынты ясады. Әмма бар җирдә дә артка бармыйлар. Катлаулы шартларда Лаеш районы үсә бара.

    Ирешелгән нәтиҗәләр - бу районның сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре коллективларының уңышлы эше күрсәткече, шулай ук кече һәм урта бизнес тырышлыгы. Узган ел белән чагыштырганда инвестицияләрнең гомуми күләме 25% ка артып 8,6 миллион сум тәшкил итте.

    "Нәфис" компанияләр төркеме заводлары, "ИНВЭНТ" технополисы, "Казан" халыкара аэропорты, ICL КПОВС сәнәгать электроникасы заводы, "Транснефть" компаниясе "Ковали" нефть кудыру станциясе районның эре предприятиеләре.

    Кече һәм урта бизнес предприятиеләре үсә һәм зурая - "Тулпар", "Дархан", "Ферекс", "СМП Механика", "ИВЦ Инжехим" һәм башка компанияләр төркемнәре. Тулаем территориаль продукт күләмендә алар продукциясе өлеше 29,2% тәшкил итә. Кече һәм урта предприятиеләр җитештергән товарларның гомуми бәясе 6 миллиард сум тәшкил итте. Район җитәкчелеге каршында эшмәкәрлеккә мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү һәм кече һәм урта бизнесның тулаем төбәк продукты гомуми күләмендәге өлешен 33% ка җиткерү бурычы тора.

    Районга инвестицияләр җәлеп итү сәнәгать мәйданчыклары булдыруга һәм үстерүгә ярдәм итә, аларда эш урыннары булдырыла, яңа резидентлар килә, Татарстан Республикасының башка предприятиеләре белән тыгыз бәйләнеш барлыкка килә.

    "Рождествено ООО" "ПолиМикс Казан" сәнәгать мәйданчыгында спорт һәм балалар мәйданчыклары өчен ябыштыручы келәй нигезендә резина вакларыннан имгәнү куркыныч булмаган каплам ясау җайга салынды һәм аның нигезендә силикон-уретан полимерлар һәм герметиклар җитештерү буенча проект тормышка ашырылды.

    "Никольский" технопаркы нигезендә КамАЗ һәм ГАЗ өчен оргпыяла ясау планлаштырыла. Шулай ук метал трубалар ташу өчен ложементлар ясарга әзерләнәләр. Монда ук тәҗрибә рәвешендә юыну кабиналары өчен баклар, пластик ешлыклар һәм юл барьерлары үрнәкләре җитештерү башланган.

    Икенче резидент оек-оекбаш әйберләре, эш перчаткалары, медицина кирәк-якраклары, полиэтилен бахиллар өчен лотекс җепләр җитештерү буенча проектны тормышка ашыра.

    "Ферекс-Лаеш" сәнәгать мәйданчыгы актив үсә. Хәзерге вакытта ике җыю цехы эшли, айга 20-25 мең яктырткыч җыела. Якын араларда заводта җитештерүне киңәйтү һәм үз яктырткычларына комплектлаучы детальләр ясауны җайлау планлаштырыла.

    Бар республикадагы кебек, Лаеш районында да, кече һәм урта бизнесны үстерүгә дәүләт ярдәме чаралары эшли. Эшмәкәрләр арасында "Лезинг грант", 50х50 программасы һәм микрофинанслау киң кулланыла. Бу программаларда районның 11 предприятиесе катнашты, алар барысы бергә 21 миллион сум күләмендә матди ярдәм алды.

    Район икътисады үсеше халыкның акчалата кереме артуга этәргеч бирде, ул 6%ка үсте һәм 1 кешегә 21 мең сумга якын тәшкил итте. Безнең районда хезмәт базарында хәл киеренке түгел, республикада да түбән күрсәткечләрнең берсе, ул икътисади актив халыкның 0,18% ын тәшкил итә.

    Лаеш районы кризис чорда да Россия икътисады үсеш ноктасы һәм халык хуҗалыгының күп тармагын үстерү өчен уңайлы булып тора.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: