Кама ягы
  • Рус Тат
  • Лаеш районында балалар 1 сентябрьдә мәктәпкә барырлармы

    ​​​​​​​Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов илебез мәктәпләрендә укыту гадәттәге режимда башланачак, дип белдерде.

    Министр мәктәпләрнең 1 сентябрьдә гадәттәге линейкалар үткәрүгә әзерлеге турында сөйләде. Ул белем бирү процессын оештыруда аерым санитар-эпидемиологик режим шартларында БДИ үткәрү тәҗрибәсе кулланылачагын билгеләп үтте. Мәктәп балалары һәм педагогларның иминлеген тәэмин итү өчен Роспотребнадзор таләпләре дә катгый үтәләчәк.

    Безнең редакция укуны өй шартларында дәвам итү турында сораштыру үткәрде, анда катнашучыларның 86%тан артыгы каршы булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: