Кама ягы

Лаеш шәһәре

Рус Тат
Көн темасы

Лаеш яңа ел әкиятен каршылый

26 декабрьдә, шәһәрнең төп чыршысы ачылган көнне безнең якларда төньяк боланнары тояклары чыңы ишетелә башлады. Автор фотосы Билгеләнгән вакыт җиткәнче үк лаешлылар яңа ел шәһәрчегенә килә башлады. Анда аларны Кыш Бабай белән Кар кызының матур итеп бизәлгән зур скульптуралары каршы алды. Мәйданчыкта инде бәйрәм ярминкәсе һәм күңел ачулар башланды, ә...

26 декабрьдә, шәһәрнең төп чыршысы ачылган көнне безнең якларда төньяк боланнары тояклары чыңы ишетелә башлады.

Автор фотосы

Билгеләнгән вакыт җиткәнче үк лаешлылар яңа ел шәһәрчегенә килә башлады. Анда аларны Кыш Бабай белән Кар кызының матур итеп бизәлгән зур скульптуралары каршы алды. Мәйданчыкта инде бәйрәм ярминкәсе һәм күңел ачулар башланды, ә ритмлы музыка биергә чакырып тора иде. Мәйданның кырый-кырыйларына урнашкан матур кар фигуралары бәләкәчләргә күңелсезләнергә бирмәделәр, алар фигуралар өстенә менеп шуып төшәргә ашыктылар.

Берьюлы ике сәхнә - зурысы да кечкенәсе дә - тамашачыларны көтә иде. Төрле костюмнар кигән персонажлар өлкәннәрне һәм балаларны чолгап алды һәм яңа ел күңел ачуына кушылырга чакырдылар. Һәм Кыш Бабай белән Кар кызы - әлеге кичәнең төп геройлары тамашаны ачып җибәрделәр.

Ә чыршы кабызуның озак көтелгән тантанасыннан соң мәйданда төрле төстәге утлар яна башлагач сәхнәгә район башлыгы Михаил Афанасьев чыкты.

Михаил Павлович Лаеш ягында яшәүчеләргә узган елда ирешелгән уңышлары өчен рәхмәт әйтте. Үткән елның төп вакыйгасы борынгы, әмма һәрчак яшь Лаешка 460 һәм район оешуга 90 ел тулуны бәйрәм итү булды. Лаешлылар әлеге юбилейларга озак һәм җентекләп әзерләнделәр һәм нәкъ шулар хөрмәтенә сентябрь азагында шәһәребезгә һәм районыбызга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.

Барысына да якынлашып килүче елда иң яхшы теләрләрен җиткереп, Михаил Афанасьев сәхнәгә мактаулы кунакны - ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фоминны чакырды. Анатолий Алексеевич барысын да яңа ел бәйрәмнәре белән котлады, районның казанышларын билгеләде, шул ук вакытта авыл хуҗалыгындагы һәм сәнәгать җитештерүендәге сизелерлек үсешне искә алды. Аннан соң ул гражданлык җәмгыятен үстерүгә керткән өлешләре өчен мәгариф идарәсе начальнигы Гөлнара Шәриповага, район мәдәният йорты директоры Алмаз Якуповка һәм район башкарма комитетының икътисад һәм эшмәкәрлек бүлегенең әйдәүче белгече Вера Пермяковага рәхмәт хатлары тапшырды.

Аннан соң "Кышкы фантазия" конкурсында актив катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде, алар арасында балалар бакчалары, мәктәпләр, оешмалар һәм предприятиеләр бар. Марисовлар һәм Кузьминнар гаиләләре билгеләнде. Владимир Марисов - Юбилейная урамында, ә Владимир Кузьмин - Тукай урамындагы йортлар бизәлеше өчен. Иң зур приз - телевизорны конкурсның абсолют җинүчесе - Лаеш районы ветеринария берләшмәсенә тапшырдылар.

Бүләкләү тантанасыннан соң концерт номерлары дәвам итте. Ә финалда барысы бергәләп искиткеч фейерверк - онытылмас тамаша карадылар...

Әлеге бәйрәмне оештырган һәм үткәргән бар кешегә якынлашып килүче Яңа елны күңелле итеп каршыларга ярдәм итәчәк яхшы кәеф өчен рәхмәт.

Яңа ел белән, лаешлылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район