Кама ягы
  • Рус Тат
  • Лаешлылар нәрсә укый?

    Россиядә 2015 ел Әдәбият елы дип игълан ителгән. Шуңа белән бәйле төстә газетабыз хәбәрчеләре шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунакларның нәрсә укуы белән кызыксыну өчен Лаеш урамнарына чыктылар. Нинди жанрларга өстенлек бирәләр, ә кайсы китапларга вакыт та, акча да әрәм итмәсләр иде? Безнең беренче сораштыручылар "Атна аргументлары" атналык басма редакторы Геннадий Наумов...

    Россиядә 2015 ел Әдәбият елы дип игълан ителгән. Шуңа белән бәйле төстә газетабыз хәбәрчеләре шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунакларның нәрсә укуы белән кызыксыну өчен Лаеш урамнарына чыктылар. Нинди жанрларга өстенлек бирәләр, ә кайсы китапларга вакыт та, акча да әрәм итмәсләр иде?

    Безнең беренче сораштыручылар "Атна аргументлары" атналык басма редакторы Геннадий Наумов һәм "Коммерсант" газетасы фотографы Михаил Соколов булды. Геннадий Наумов Гоголь әсәреннән тулы бер абзацны сөйләп чыкты, аннан соң "угадай-ка" уены башланды.

    -Ә бу өзек каян? - коллегаларыбыз үзләре яраткан әсәрләрдән гыйбарәләр китерә-китерә хәйләкәр генә сораштыралар. Алар арасында Василий Аксеновның "Московская сага"сы, Габриэль Гарсиа Маркесның "Сто лет Одиночества" әсәрләре, рус классикасы бар иде. "Тәкъдим ителмәгән әдәбият" исемлеген алар санап тормады, моны нәрсә укуларын бик сайлап эшләүләре һәм күпчелек халык укыган әсәрләрне күп очракта әйләнеп узулары белән аңлаттылар.

    Яшьләр да үзләренең укымышлылыгы белән шаккатырды. Сораштырылганнар арасында яшь әни дә бар иде. Аның фикеренчә, декрет ялы укуга багышлау мөмкин булган иң яхшы вакыт.

    -Иң яраткан китапларымның берсе Софья Головкинаның "Побежденные"дыр, мөгаен, - ди Алия Емелина. - Нина Вуйтичның "Жизнь без границ" автобиографик китабы бик тетрәндерде. Бу кеше кулсыз һәм аяксыз булып туа, әмма кинода да төшә, парашют белән дә сикерә, мотивация лекцияләре укый - тормышны яратуның искиткеч мисалы! Мине шулай ук балалар психологиясе буенча китаплар җәлеп итә. Яратмаганнары мөгаен, очсыз тышлы бульвар романнары һәм шундый ук очсыз детективлардыр.

    Өлкән буын кешеләре чит ил классикасын да, рус классикасын да теләп укыйлар. Барыннан да ешрак без Чехов, Лесков исемнәрен ишеттек. Сирәк укыла торган авторларны да атадылар: Гиляровскийны мәсәлән. Үзебезнең заманча прозадан Дина Рубинаны, Михаил Веллерны укыйлар. Тискәре исемлеккә Оксана Робски, Юля Шилова, Олег Рой, Дарья Донцова, Татьяна Устинова, кайчандыр модада булган Коэльо, Эрика Джейсның шау-шу тудырган "50 оттенков серого" эләкте.

    Безгә китап сөючеләр генә очрамады. Кулына китапны соңгы тапкыр ун еллар элек алуы турында дөресен әйтүчеләр дә булды. Укымаучы кешеләр моны вакыт җитмәүгә, күрү сәләте начарлану һәм китапларның кыйммәт булуына сылтадылар.

    Ялын укып үткәрергә яратучылар өчен китапларның кыйммәт булуы киртә түгел.

    -Кулга кәгазь китап тоту аны электрон йөртүчеләрдән укуга караганда рәхәтрәк. Битләрнең кыштырдавы, китапка кыстыргыч кую - болар бер йола кебек. Ә яңа басылган китапның исе ни тора! Бу ис минем яратканнарым арасына керә, - диде Ольга Бәдретдинова. - Ни өчен парфюмерларга моны исәпкә алмаска? Икенче яктан караганда, әгәр кирәкле әсәрне китап кибете киштәләреннән яки китапханәдән эзләп таба алмыйсың икән, электрон йөрткечләр - лаеклы алмаш. Бары укырга теләк булу гына кирәк.

    Нигездә, лаешлыларның җаваплары безне шатландырды. Һәр сораштырылган кешенең әдәби зәвыгы аерым булу мөһим түгел: кемгәдер фантастика ошый, кемнеңдер күңеленә классика хуш килә, ә кемдер бөтенләй шигърияткә өстенлек бирә. Мөһиме шул: ул зәвык бар. Ә бу безнең элеккечә яхшы китапсыз яши алмаганны күрсәтә. Һәм элеккечә үк, "иң күп укучы милләт" исеменә дәгъва итә алабыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: